Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бөтен көчемне куярга тырышам»

Быел «Ел студенты» муниципаль конкурсында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты «Восток» филиалының өченче курс студенты Азат Сәгыйтдинов гран-прига лаек булды. Ул «Информатика һәм исәпләү техникасы» белгечлеге буенча укый.

Егет әлеге җиңүне үзенең студент тормышында иң зур вакыйгасы, дип саный. Монда, аның фикеренчә, югары уку йорты җитәкчелегенең, укытучыларның өлеше бар. Дөрес, аның уңышлары арасында мактаулы билгеләр шактый, ул кызыклы проектларда күп катнаша! Яхшы әңгәмәдәш, әмма үз казанышлары турында сөйләгәндә тыйнак. Аларның күбесе турында без читләрдән белдек. Чыннан да ул үз заманының лаеклы вәкиле, «Ел студенты» исеменә лаек. Бу исем бик яхшы билгеләренә укучы, фәнни-тикшеренү эшендә, җәмәгать тормышында саллы нәтиҗәләргә ирешкәнгә бирелә.
Азат яңа гына Яшьләр үзәге сәхнәсендә котлаулар кабул иткән иде, ә берничә көннән соң Казанга бүләкләү тантанасына барды. Чистайлы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган «Лови, момент!»дигән фотоконкурстта җиңүче булды. Аның фоторәсеме «Социаль реклама» номинациясендә иң яхшы дип табыла.
- Ә декабрь аенда шул ук фоторәсем миңа «Кеше хокук­лары: ОБЪЕКТИВ фикер» фотоконкурсында җиңү китерде, - дип ассызыклый Азат Сәгыйтдинов. - Мин профессиональ фотография белән мавыгам! Иң элек бу минем үземә шатлык, рухи канәгатьләнү китерә, өстәвенә, танылу да китерсә... Менә дигән этәргеч!
- Син булачак һөнәреңне кайчан сайладың?
- Компьютер технологиясе белән кызыксыну мәктәп елларында ук башланды. 8нче сыйныфта мин компьютер курсларына укырга кердем, ике ел эчендә минем белемнәрем шактый киңәйде. Шулай итеп, мин бу һөнәрне аңлы рәвештә сайладым һәм югары уку йортында белем алу миңа ошый. Һәр фән минем өчен кызык, барысын да бик яхшы беләсе килә. Читтән торып тагын югары икътисадый белем алам. Кич белән инглиз теле курсларында шөгыльләнәм. Профессиональ коммуникацияләр тармагында кирәге чыгар, дип уйлыйм.
Үз вакытымны бүләргә күнектем, хәер, студентлар шундый халык, бер тәүлектә бары 24 сәгать кенә булуына карамастан, бөтен җиргә дә өлгерәләр.
- Әйе, моны, мөгаен, үзе студент булган һәр кеше аңлыйдыр. Бөтен көчеңне куярга тырышасыңмы?
- Башкача булдыра алмыйм. Буш вакытым килеп чыгуга, үземне уңайсыз хис итә башлыйм. Бушка үткән вакыт кызганыч, ә аны бит файдалы да үткәрергә мөмкин. Мин беренче курстан студентлар советы составына керәм. Миңа төрле чаралар оештырырга, шулай ук аларда катнашырга ошый.
- Син быел Чистай муниципаль районы башлыгы стипендиясенә лаек булдың. Һәм шундый махсус стипендияне элек тә алганың була!
- Әйе, мин университе­ты­бызның Гыйльми советы, атказанган машина төзүчесе Вла­дислав Цивилин стипендияләрен алдым. Казанышларыңны күрүче­ләр булуы сөендерә. Мин күп кенә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштым. Минем җиде эшем Россия, халыкара фәнни җыентыкларда басылып чыкты.
- Син гадәттә үзең өчен билгеле максат куясыңмы?
- Мин реаль планнарны күздә тотарга кирәк, дип саныйм. Безнең һәрберебез үз көчен, мөмкинлекләрен һәм нәрсәгә өмет итәргә мөмкин булуын сизә. Элек җиңүләр яулаган булсаң, сиңа җиңү тәме таныш һәм әлеге югарылыктан түбән төшәсе килми. Һәм яңа дәрәҗәгә күтәрелергә, яңадан-яңа үрләр яуларга тырышасың. Билгеле амбицияләр барлыкка килә.
- Ә синең тормышыңда спортка урын бармы?
- Үземне һәвәскәр спортчы дип әйтә алмыйм. Үзем өчен йөзү белән шөгыльләнәм. Ә гомумән туризм, шул исәптән, спорт туризмы белән мавыгам. Яңа киңлекләр җәлеп итә, барысын да күрәсе, үземне сыныйсым килә. Узган елның язында, апрель азагында - май башында башка шәһәрдәге дусларым белән Көньяк Уралдагы Ай елгасы буйлап катамараннарда сәфәргә чыктык. Без елга буенча 150 километр үттек, бу адреналин да, шул ук вакытта үз мөмкинлекләреңне тикшерү дә. Цивилизациядән башка бер атна яшәдек, менә шунда гадәттән тыш хәлләрдә яшәү өчен белем кирәк. Быел май бәйрәмнәре көнендә Мари Иленә, елгаларның берсенә катамараннарда сәфәргә чыгасы килә.
- Энтузиастлар табылырмы?
- Әлбәттә, без югары уку йортындагы егетләр белән юлга чыгарга телибез, хәтта укытучылар арасында да теләүчеләр бар. Максат - КАИ әләме астында чыгыш ясау!
- Тәэсирләндерә! Синең чын, синең өчен утка да, суга керергә әзер дусларың бармы?
- Әйе, бар, дип уйлыйм. Шуларның берсе - Максим Волостнов. Без бергә укыйбыз. Гомумән, безнең төркемдә бары 10 студент кына, алар арасында бер кыз бар. Әз булсак та, без - көч! Бик тату, бердәм төркем. Әлбәттә, башка дусларым да бар.
- Нинди сыйфатларны син үзеңдә булдырырга телисең?
- Холкым буенча мин йомшак кеше һәм, мөгаен, бераз кырысрак, тагын да тырыш булу артык булмас.
- Син ирешкән барлык казанышларыннан соң, үзеңне җитәрлек дәрәҗәдә тырыш түгелмен дип әйтәсең. Үз-үзеңне артык тәнкыйтьләмисеңме соң?
- Юк, дип уйлыйм. Мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга кирәк.
- Димәк, барысы да алда әле! Сиңа, Азат, киләчәктә дә шундый ук рухта дәвам итүеңне телибез!
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев