Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөртеклеләр мәйданының яртысыннан артыгы җыеп алынды

Бу сезон гадәти булмаган эсселеге һәм явым-төшемнәрнең аз булуы белән аерылып торды. Шуңа да карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уңыш яхшы булсын өчен бар көчләрен куйдылар. Шулай ук алар азык базасын әзерләргә, уҗымнар чәчәргә туфрак әзерләү эшләрен башкарырга да тырыштылар.

Фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре урып-җыю темпын арттыру һәм төп бурычны – кырлардан аз югалтулар белән уңышны җыеп алуны уңышлы үтәү өчен бар көчләрен җәелдерделәр.

29 июль мәгълүматларына караганда 27 882 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, ул планлаштырган күләмнең 56 процентын тәшкил итә. 58 817 тонна бөртек суктырылган, уртача уңыш әлегә гектардан 21,1 центнер тәшкил итә.

Һава торышының сынауларына карамастан, безнең игенчеләр яхшы азык базасы булдырдылар.Чистай республиканың шартлы терлек башына күп күләмдә азык әзерләүче районнар исемлегенә керде.

– Әгәр дә башка районнар белән чагыштырсак, безнең районда явым-төшем күбрәк булды. Яңгырлар кыска вакытлы гына булса да, яшел масса үсүенә ярдәм итте. Хуҗалыклар азыкны җитәрлек күләмдә әзерләргә өлгерделәр, – дип билгеләп үтә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Чистай районы буенча начальнигы Александр Ромадановский.

Чистай районы хуҗалыклары 13 мең тонна печән, 40 тонна сенаж әзерләделәр. Бер шартлы баш терлеккә 17, 93 центнер азык берәмлеге туры килә.

Кырларда туфракны төп эшкәртү буенча эшләр алып барыла.

– Игенчеләр уҗым культураларын чәчү өчен участокларны актив төстә әзерлиләр, кырларны эшкәртәләр, аларны чүп-чарлардан арындыралар. Кыска срокларда төгәлләү өчен җир сөрү буенча югары җитештерүчәнлек, тырышлык таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев