Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Боз таулары күңел җылысы белән барлыкка килгән

Балаларның кыш көне иң яраткан шөгыле нинди? Әлбәттә, таудан шуу - биредә яшь чикләре дә юк, махсус күнекмәләр дә кирәкми - чанада рәхәтләнеп очасың да очасың. Әмма таулар, яңгырдан соң гөмбәләр кебек, үзләреннән-үзләре бер төн эчендә барлыкка килмиләр.

Берничә ел дәвамында һәр кыш саен 3нче гимназия мәйданчыгында мик­рорайондагы йортларның берсендә яшәүче Григорий Пьянов ярдәмендә боз таулары барлыкка килә. Ул таулар ясап кына калмыйча, көн саен үз корылмаларын җентекле карап тора! Әйе, көн саен иртән һәм кич. Аларны төзәтә, балалар анда булмаганда су алып килеп сибә, тәртиптә тота.
Ә бит бу кешенең, безнең барыбызныкы кебек үк, эше, гаиләсе, проблемалары бар, әмма ул вакыт таба һәм шушы зур микрорайон балалары турында кайгырта. Балаларның өйләреннән ерак китмичә, димәк, әти-әниләре күзәтүендә, шушы таулардан рәхәтләнеп шуганнарын күргәч, Григорий Михайловичның никадәр киң күңелле, мәрхәмәтле булуы турында уйламый мөмкин түгел. Ул үзенең күңел җылысын балаларга өләшә.
Рәхмәт сезгә, Григорий Михайлович! Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык эшләрегездә уңышлар телибез!
Микрорайонда яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай боз тау