Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Боз астында ун сәгать – дөнья рекорды куелды

Рус география җәмгыяте әгъзалары ун сәгать салкын су астында тордылар.

Су астына төшкәнче берничә көн алдан палата лагере куела, анда экспедиция әгъзалары су астында озак тору өчен тренировкалар үткәрәләр.
Тренировка процессында өч Чис­тай укучысы – Инсаф һәм Габделмалик Мингалиевлар, шулай ук Данил Нос­ков катнаштылар. Алар барысы да А.А. Леонов исемендәге яшьләр отряды әгъзалары. Рус география җәмгыятенең Чистай яшьләр су асты фәнни-тикшеренү отряды җитәкчесе Сергей Салеев җитәкчелегендә алар тәҗрибәле дайверлар белән бергә салкын су астына төштеләр.
Яңа дөнья рекордын татарстанлылар Казанның Зөбәрҗәт күлендә куйдылар.
Яшәү өчен уңайлы лагерьда барысы да каралган. Палаткаларның берсендә аш бүлмәсе урнашкан, анда дайверлар өчен көн саен өч тапкыр туклану тәэмин ителгән. Башка палаткада аквалангчылар ял итәләр, шулай ук брифинглар һәм дибрифинглар үткәрү өчен дә палатка бар.
Су астына төшәргә әзерлек бер минутка да тукталып тормады һәм берничә ел дәвамында үткәрелде. Узган елның шул ук вакытында төркем тарафыннан алты сәгатьлек рекорд куела, ул, дөресен генә әйткәндә, теркәлмәгән. Бу юлы салкын су төбендә ун сәгать тору рекорды Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясенең директорлар Советы әгъзасы Божана Остойич тарафыннан теркәлә.
Психологик һәм физик әзерлеккә карамастан, су астын тикшерүчеләр Максим Астахов, Игорь Артемьев, Денис Решетов һәм Руслан Гыйльфанов сизелерлек дулкынландылар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның ничек үтәчәге әзерлек дәрәҗәсенә генә бәйле түгел, куркыныч һәрвакыт бар. Эксперимент тәмамланганчыга кадәр алар бернинди аңлатмалар да бирмәделәр.
– Әлеге су астына чуму – Арктикада булачак йөзүгә әзерлек. Безнең бурычыбыз – гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта аквалангчылар аны гадәти хәл кебек кабул итсеннәр һәм эшләрен дәвам итсеннәр өчен  ун сәгать эшләү, – дип билгеләп үтте Сергей Салеев. – Эш шунда, Арктикада су астына төшкәндә тикшеренү отряды әгъзалары кире чыгарга тиеш булган боздагы бәке ябылырга мөмкин. Бу очракта дайверларга су астында планлаштырганнан 2,5 сәгатькә озаграк булырга туры киләчәк, чөнки боз өстәнә чыгу өчен яңа «тәрәзә» ясау катлаулы һәм озакка сузыла торган процесс.
Озак вакытка су астына төшү  даими тренировкалардан гына гыйбарәт түгел, үз сәламәтлегеңне дә җентекле контрольдә тотарга кирәк. Яңа рекорд куйганчы ярты ел алдан дайверлар исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тартканнар. Ә барысы да уйланылган план буенча үтсен өчен, су астына төшкәнче аквалангчылар бөтен экспедицияләрдә алар белән бергә булган отряд иконасына мөрәҗәгать иттеләр.
– Гадәттән тыш шартларда үзеңне кулда тотарга кирәк, аның иң гади һәм аңлашыла торган варианты – ышану, – диләр дайверлар.
Су астында караңгыда ун сәгать дәвамында нәрсә эшләп була? Шушы вакыт эчендә ничек акылдан язмаска һәм бозлы суда нәрсә ашарга? Аквалангчылар исә математик һәм логик биремнәрне су үткәрми торган планшетлар ярдәмендә чишкәннәр.
– Бу су астында билгеле вакыт үткәннән соң игътибарны контрольлек итү өчен кирәк. Шулай ук алар сулар өчен һаваның югалуы, һаваны турыдан-туры бирү (җиһаз туңган очракта һава чыгарыла), бер регулятордан сулыш алу, аквалангчының йөзү сәләтен югалту, аквалангчыларның бер-берсен югалту, гомумән, барлык куркыныч хәлләрне дә диярлек эшләп караганнар. Аквалангчылар ялгызлыктан интекмәсеннәр өчен аларга тагын ун дайверны җибәрдек, – ди Сергей Валерьевич.
Тикшеренүчеләр төркеме әгъзалары ачлыктан хәлсезләнмәсеннәр өчен, аларны су астында витаминнар өстәлгән гадәти балалар азыгы белән туендырганнар. Моннан тыш, дайверлар организмның ни хәлдә булуын тикшереп торырга ярдәм иткән махсус дару төймәләре кабул иткәннәр. Бу мониторингны медицина хезмәткәрләре һәм тәҗрибәле аквалангчылар башкарганнар.
Дөнья рекордын куюны аеруча кызыксыну белән дайверларның якыннары һәм туганнары, журналистлар һәм кызыксынулы затлар күзәткәннәр. 10 яшьлек чистайлы Габделмалик Мингалиев та биредә булган. Малай дайвинг белән 6 яшеннән шөгыльләнә, экспедицияләргә йөри, әмма зур суга әлегә чумганы юк, бассейнда гына шөгыльләнә.
– Зур суга мин җәй көне чумарга планлаштырам, моңа үземне әзер дип уйлыйм. Миңа нидер эзләү кызык, киләчәктә минем дә дөнья рекорды куясым килә, – дип уртаклашты Габделмалик.
Ун сәгать көткәннән соң, суда куыклар күренә башлады, димәк, дайверлар су өстенә чыга башладылар. Судан чыгар алдыннан соңгы минутлар иң озын тоела. Барлык аквалангчылар үзләрен яхшы хис иткәннәр, әмма арыганлыклары сизелеп торган.
Рекордны оештыручылар су төбенә төшүдән бик канәгать калганнар, чөнки хәзер үз драйверларына ыша­нып, Арктика тирәнлекләрен тикшерергә барырга мөмкиннәр. Моңа кадәр беркем дә боз астында ун сәгать тора алмаган. Татарстан аквалангчылары яңа рекорд куя алдылар дип рәсми рәвештә санарга мөмкин. Без аларны ирешкән уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев