Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Борис Пастернакның Мемориаль музее яңа тарихи документлар белән тулыланды

    Бу көннәрдә безнең тарихи шәһәребез тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булып узды. Журналист, «Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге» төбәк җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Әнвәр Софинов Б. Пастернак музеена үзенең гаилә архивыннан совет чорындагы грамоталарны һәм фотосурәтләрне, мөһим документларны тантаналы рәвештә тапшырды.

    - Тарихны Третьяковлар һәм Мо­розовлар гына түгел, ә гади халык та булдыра. Бүген Чистайга музей-тыюлыкка турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр килделәр. Безгә үз гаилә кыйм­мәтләрен тапшыручылар үзләре үк безнең фондны булдыручылар булып торалар. Алар шәһәребездә яңа музейлар төзүдә һәм аның тарихи йөзен торгызуда катнашалар, - дип билгеләп үтте музей директоры Любовь Демченко.
    Сугыш елларында безнең шәһәрдә яшәгән һәм иҗат иткән язучылар һәм шагыйрьләр ярдәмендә Чистай танылды һәм музей-тыюлык буларак Федераль программага керде. Шәһәребез тарихына үз өлешен керткән һәм тамырлары Чистай җире белән бәйләнгән кешеләрнең берсе Әнвәр Софинов һәм аның гаиләсе.
    - Әти-әниемнең тамырлары Чистай районы белән бәйләнгән. Минем бабам - Яуширмә, ә әбием Мөслим авылында туып-үскәннәр. Ел саен мин җәен Чистайга кайта идем. Биредә миңа һәр урам һәм йорт таныш. Шәһәребез тарихын үстерүгә һәм аның киләчәк буыннарына без эшли алган яхшылыкларның берсе - гаилә кыйммәтләрен музейга саклауга тапшыру, - диде Әнвәр Софинов.Документлар тапшыру шәһәр хакимияте һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында тантаналы рәвештә үтте. Музейга әйберләр тапшырганнарга Рәхмәт хатлары, шулай ук җәмәгать оешмалары вәкилләреннән бүләкләр тапшырылды.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: