Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борис Пастернак музеенда аның әсәрләрен яратучылар җыелды

10 февральдә талантлы шагыйрь, тәрҗемәче, Нобель премиясе лауреаты Борис Пастернак сугыш елларында яшәгән музей-йорт диварларында, шагыйрьнең туган көнендә аның иҗатын һәм лирик шигъриятен яратучылар, җирле шагыйрьләр очраштылар.

Кичәдә рухи җылылык атмосферасы хөкем сөрде, хәтта һава да шигырьнең сихри көче белән тулыланып торды.
ХХ гасыр башында рус шигърияте чәчәк аткан вакытта һәркем аның һавасы белән сулады, - диде Борис Пастернакның мемориаль музее директоры Любовь Демченко, Көмеш гасыр шагыйрьләренә багышланган күргәзмәне ачканда.
Алар үз иҗатлары белән тирән эз калдырдылар. Россиядә иң әһәмиятле модернистик агымда 12500 уникаль автор исәпләнә.
- Һәр шагыйрь үз иҗаты белән шигърияткә нинди дә булса яңалык алып килде, - дип билгеләп үтте Любовь Григорьевна, тыңлаучыларга шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләп.
Александр Блок, Валерий Брюсов, Анна Ахматова, Сергей Есенин, Осип Мандельштам, Марина Цветаева, Максимилиан Волошин, Константин Бальмонт һәм башка танылган авторлар, аларның иҗат җимешләрен кат-кат укыйсы һәм рухи азык аласы килә.
Бу көнне күргәзмәдә китаплар, Көмеш гасыр шагыйрьләренең шушы чордагы рәссамнар тарафыннан ясалган портретлары һәм шушы дәвердәге көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Менә дигән автор, композитор Таһир Мөхәммәтов Борис Пастернак шигыренә язылган «Февраль» җырын башкарды.
Мемориаль музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рафаэль Хисамов тарихи үткәннәргә җентекле тукталды. Ул Көмеш гасыр шагыйрьләренең авыр, әмма кызыклы тормышы, әдәби агым булдырылуы, аның хронологик чоры турында сөйләде.
- Аларның иҗаты - Россиянең чын мәгънәсендә интеллектуаль күтәрелүе. Шагыйрьләр империянең юкка чыгуын сизгәндәй һәм булачак инкыйлабның җан авазын тоеп, еш яздылар, - дип билгеләп үтте Рафаэль Хәмит улы. Сөйләшү барышында кунаклар яраткан шагыйрьләренең тормышы, аларның иҗат юлы, тормышларындагы каршылыклар һәм әхлакый эзләнүләр турында яңа мәгълүматлар алдылар.
Бирегә җыелганнарның һәрберсе бу көнне үзеннән иҗади бүләк әзерләгән. Шулай, шагыйрә Валентина Солдатова Борис Пастернакның «Во всем мне хочется дойти до самой сути...» әсәрен көйгә салган һәм бу кичәдә башкарды. Марина Цветаеваның «Сегодня таяло...» шигыренә дә җыр яңгырады.
Чистай шагыйрәсе Ольга Видяйкина, аның әсәрләре «Вдохновленные краем родным» республика җыентыгына кергәннәр, Анна Ахматова иҗаты белән илһамланып, аңа шигырь багышлап язган. Ул шулай ук Борис Пас­тернак һәм Валерий Брюсов шигырьләрен укыды. Бу кичәдә үзе иҗат иткән шигырьләре белән җирле талантлы шагыйрь Рифкать Гардиев та сөендерде.
Борис Пастернакны искә алу, аның иҗатын хәтердә яңарту билгесе буларак, өстәлдә шәм янды. Балалар һәм олылар һәр нәрсәнең асылына төшенергә омтылып, хәзер дә аның әсәрләрен яратып укыйлар. Борис Леонидович нәкъ менә шул турыда хыялланган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай пастернак