Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Болан шәһәр буйлап йөгереп йөрде…»

    Чистай урамнары буйлап зур тизлектә болан баласы йөгереп йөргән кадрларны күрмәгән кеше калмагандыр.

    Көнозын кыргый хайван шәһәр урамнары буйлап чапты. Аны шәһәрнең әле бер микрорайонында, әле икенчесендә күрделәр. Битараф булмаган шәһәрлеләр чаң сукты һәм коткару хезмәтенә шалтыратты. Әйтергә кирәк, кешеләр өчен дә, хайван өчен дә бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Үзен Светлана дип таныштырган шәһәрле ирексездән әлеге вакыйганың шаһиты булган. Почмактан зур тизлек белән болан чабып чыкканда ул кызы белән кибеттән кайта торган булган.

    – Башта мин моның нинди хайван икәнен аңламадым. Ерактан эт кебек күренсә дә, ул ничектер башкача йөгерә иде. Кызым өчен курыктым, мин аны артыма яшердем. Әмма кызым курыкмады, хайванны кызыксынып күзәтте. Бәхетебезгә хайван безнең яннан йөгереп үтте, – дип сөйли шәһәрле.

    Адашкан хайванны коткару өчен биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре ауга чыкты. 6 сәгатьтән соң, ниһаять, боланны тоттылар. Хайванның сәгатенә 60 километрга кадәр тизлектә йөгерә алуын (бу селәүсен яки бүрегә караганда да тизрәк) белгәч, ау белгечләренең аны ничек тота алулары белән кызыксындык.

    – Безнең хезмәткәрләребез тәҗрибәле аучылар. Урамнарның берсендә без аны ятьмә ярдәмендә тота алдык. Шул ук вакытта без хайванга зыян килмәсен дип тырыштык, – дип аңлата Чистай районының баш аучысы Вячеслав Жарехин.

    Биоресурслар комитеты хезмәткәрләре аңлатуынча, бу Себер боланы баласы. Мөгаен, ул көтүдән артта калып, Чистай Выселкасы урманыннан шәһәргә кергәндер. Хәлсезләнгән хайванны Дәүләт комитеты базасында сыендыралар. Аны ветеринария табибы карый. Болан баласының яраларын эшкәртәләр, аңа су эчерәләр.

    Вячеслав Владимирович сүзләренә караганда, хайванны сукбай этләр тешләп бетергәннәр, шуңа күрә аңа кирәкле барлык прививкаларны ясаганнар. Тулаем алганда, хайван сәламәт була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый.

    Бу табигать сакчылары сыендырган беренче хайван түгел. Боланга кадәр монда яралы ябалак, бөркет, шоңкар һәм башка урман җәнлекләре булган.

    – Хайваннар саны елдан - ел арта бара. Элек мондый очраклар сирәк күзәтелсә, хәзер без алар белән елга 2-3 тапкыр очрашырга мәҗбүр, – ди баш аучы.

    Себер боланы баласы белгечләр күзәтүендә төн үткәрә. Аннары хайванны биоресурслар комитеты базасыннан урманга күчерәләр. Хайванны үзенә зыян салмасын һәм үзен куркынычсызлыкта тойсын өчен урманга алып барганда хәрәкәттә чиклиләр. Хәзер ул гадәти яшәү тирәлегендә. Ә боланнар яши торган урыннарны белгечләр кардагы эзләрдән исәпләп чыгарганнар.

    Хәзер хайванның язмышы өчен табигатьне саклаучылар тыныч була алалар. Болан баласы урманга кереп югала, табигать кануннары буенча анда ул үз көтүен табарга тиеш.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: