Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бочче буенча ярышлар вакытында янә дәрт кайнады

    Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында «Әнәс» мәчете призларына бочче буенча турнир бишенче тапкыр үткәрелә инде.

    Быел ул мөселманнарның Ураза бәйрәме көнендә үтте. Ул спортның шушы паралимпия төрендә үз мөмкинлекләрен сынарга теләүче катнашучыларны елдан-ел күбрәк җыя. Сүз уңаенда, Валентина Хөснетдинова җитәкләгән инвалидлар җәмгыяте республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясаучы спортчылары белән дан тота. «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йортының яшь спортчыларын да билгеләп үтәргә кирәк, алар төрле ярышларда катнашу тәкъдимен кабул итеп алалар. Менә бу юлы да җиде команданың икесе нәкъ менә «Юлдаш»тан иде.
    Беренче урынны Раилә Ибәтуллина, Лилия Майкова һәм Елена Гатина составында «Семеныч» төркеме алды. Икенче нәтиҗәгә «Комета» балалар-яшүсмерләр командасы - Ләйсән Садретдинова, Денис Спиридонов һәм Алексей Горелов иреште. «Сокол»дан спортчылар - Ирина Горелова, Иван Онюшкин, Анна Макарова өченче призерлар булдылар.
    Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, шулай ук ярышларны оештыручылар, «Әнәс» мәчетенә нигез салучы Тәлгать Әхмәтҗанов, имам-хатыйб Әбүбәкр хәзрәт Азизов сәламләделәр.
    -Турнирга кешеләр бәйрәмгә килгән кебек баралар, - дип билгеләп үтә Валентина Хөснетдинова, чөнки бу бер-берең белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә. Аны оештыручыларга моның өчен бик зур рәхмәт, шундый турнирлар төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерәләр, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтәләр.
    Һәр катнашучыга азык-төлек тупланмалары әзерләнде. Җиңүче командалар әгъзаларына һәм призерларга Мактау грамоталары тапшырылды. Ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр исә тагын бер кат төшенкелеккә бирелеп, үз эчләрендә бикләнеп яшәүчеләрдән булмаганнарын исбат иттеләр. Аларның күбесе үткәрелә торган чараларда актив катнашырга тырыша.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: