Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Блогер Чистайның җәяүлеләр кичүләрен үрнәк итеп күрсәтте

Татарстан блогеры Алмаз Мәһдиев моннан берничә ай элек Чистайда булган иде. Социаль челтәрдә ул республиканың шәһәр һәм районнарындагы җәяүлеләр кичүләре турында үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Безнең шәһәребезне ул уңай мисал итеп китерде. Үзенең әбүнәчеләре игътибарын Чис тайда җәяүлеләр кичүләренең яхшы яктыртылуына юнәлтте.

– Аеруча зур игътибарга лаек булган җәяүлеләр кичүләрен мин бары тик Чис тайда гына күрдем! Анда яктылык шулай урнаштырылган ки, аның нуры нәкъ менә ныклап торып җәяүлеләр кичүенә төшә. Беләсезме, мин башта, анда линия үзе яктыртып тора дип уйладым, әмма лампочкалар баганаларга куелган булып чыкты. Чистайдагы җәяүлеләр юллары барлык торак пунтлар өчен дә үрнәк булырга тиеш дип саныйм. Бу вәзгыятьнең аерым контрольдә торуы әллә каян күренеп тора. Моның өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә, – дип яза Алмаз Мәһдиев. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яктыртуның махсус системасы белән жиһазланган беренче җәяүлеләр кичүе безнең шәһәрдә 4 ел элек барлыкка килде. Хәзер урамнарда шундый берничә җәяүлеләр кичүе бар. Аларны «Квест» предприя тиесе җитештерә һәм шәһәргә бушлай тапшыра.

– Бу яктырткычларның аерым оптикасы. Алар тар полосаны яктырталар. Бу исә машиналар юлындагы җәяүлеләр кичүен аерым ачыкларга мөмкинлек бирә, юлдан баручы кешеләрнең иминлеген саклый. Без моны үзебезнең шәһәребез, аның кешеләренең, аеруча балаларның һәм өлкәннәрнең иминлеге өчен эшлибез, – дип сөйли «Квест» предприятиесе җитәкчесе Радик Ислямов.

Җәяүлеләр кичүен өстәмә яктыртырга кирәклеге шәһәр Советының даими депутат комиссияләре утырышында күп тапкырлар тикшерелде. Шуларның берсендә шундый махсус фонарьлар куярга кирәклеге тәкъдим ителде. Радик Рәмис улы сүзләренә караганда, әлеге эшне предприятие коллективы белән бергәләп тикшергәннән соң үткәрергә булганнар.

Шәһәр башкарма комитетында сөйләүләренчә, ел саен «Квест» предприятиесе ярдәме белән җәяүлеләр кичүләрендә шундый 10 фонарь куела.

– Беренче чиратта яктырту системасын мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль учреждениеләр, ягъни җәяүлеләр күп йөри торган урыннарга куйдылар, – дип аңлатма бирделәр шәһәр башкарма комитетында.

Алдагы елларда да эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев