Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләкләр үз ияләрен тапты!

Язылган өчен бүләк

Дүрт әбүнәчегә бәхет елмайды – «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе районара почтамт белән берлектә үз укучылары өчен нәкъ менә шуның кадәр бүләк әзерләгән иде.

Күпләр өчен район газетасы яраткан басма булып кала, аннан алар шәһәр, авыл вакыйгалары, якташларыбызның уңышлары һәм казанышлары турындагы яңалыклардан хәбәрдар булалар.

Без җирле басма матбугатка өстенлек бирүчеләрне яңа хәбәрләр белән генә түгел, ә күңелле мизгелләр белән дә сөендерергә булдык. 19 июньдә узган лотереяда ике меңнән артык әбүнәче катнашты.

Иң җаваплы эшне 7 яшьлек Аринага ышанып тапшырдык, ул камера объективы һәм күзәтүчеләр алдында газета укучыларыбызның исемнәре язылган купоннарны чыгарды.

Шулай итеп, Чистай Выселкасы авылыннан газетаны 50 ел дәвамында алдыручы әбүнәчебез Михаил Титов үтүккә ия булды. Конкурсларда һәм лотерея уйнатуларда аңа, гадәттә, бәхет елмаймавын ул яшерми. Әмма бу юлы аңа уңыш елмайды һәм аның исеме күпсанлы купоннар арасыннан беренче булып чыкты.

Электр чәйнеге Людмила Ферапонтовага эләкте. Газетаны, гадәттә, ире алдыра торган булган, әмма икенче яртыеллыкка үзе язылуны рәсмиләштергән. Димәк, Людмила Александровнаның кулы җиңел һәм бәхет аны сагалап йөргән.

Татар Сарсазы авылыннан Дарья Нуруллина электр пычкысының бәхетле иясе булды. Мәгариф өлкәсендә эшләп, җиде ел дәвамында ул безнең газетаның тугры әбүнәчесе булып тора.

Чистай Выселкасы авылыннан Нина Миронова юандыргыч бүләккә – азык-төлек җыелмасына лаек булды.

Бүләкләр уйнатуда муниципалитет вәкилләре катнашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Илфат Мәгыйзов газетаны әти-әнисе өчен алдыруын билгеләп үтте. Алар гаджетлардан файдаланырга өйрәнсәләр дә, газетаның яңа санын кулларына алып уку рәхәтрәк.

– Хәзерге санлы техноло гияләр дөньясында актуаль мәгълүматны яшьләр еш кына Интернет-чыганаклардан белә. Әмма басма матбугат бөтенләй башкача кабул ителә. Газетадан алынган файдалы мәгълүмат күбрәк истә кала. Аны кулга алганда, бүген анда күпме яңалыклар барлыгын тоясың, моны вебсайттан гына аңлап булмый, – ди Илфат Фаат улы.

Газетаның баш мөхәррире Наталья Данилова газетага тугры булганнары өчен әбүнәчеләргә рәхмәт белдерде. Ул безнең укучылар арасында сыйфатлы мәгълүмат алырга күнеккән кешеләр булуын билгеләп үтте.

Шулай ук Чистай районара почтамт башлыгы Вячеслав Воробьевка аерым сүз бирелде:

– Кешеләр безнең районда ниләр булганын ишетеп түгел, ә рәсми чыганаклардан белергә тиешләр. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») һәр гаиләдә булырга тиеш. Бу кешеләргә һәрвакыт яңалыклардан хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк.

Без районара почтамтка бүләкләр уйнату оештыруда хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Бүләк ияләрен чын күңелдән котлыйбыз! Ә калган әбүнәчеләребезгә борчылмауларын телибез, бу безнең соңгы уйнату түгел! Без сезнең өчен эшлибез һәм сезнең һәр фикерегез безнең өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X