Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бүләкләр алырга чакырабыз!

    Газета редакциясендә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газеталарына язылучылар арасында язгы бүләкләр уйнату булды. Анда 31 кеше катнашты.

    Шартлар гади: 2022 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштерергә һәм квитанцияне редакциягә җибәрергә кирәк иде. Җиңүчеләр лототрон ярдәмендә билгеләнде, һәр катнашучыга тәртип номеры бирелде. Бәхет дүрт әбүнәчегә елмайды. Ирина Николаева һәм Ирина Бочкарева үсентеләргә ия булдылар. Парникны Наталья Таһирова отты, ә төп приз – грильница – Мансур Мостафинга эләкте. Барыгызны да котлыйбыз!

    Бүләкләрне Ленин урамы, 2-а адресы буенча газета редакциясеннән эш көннәрендә алып китәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-10-60, 5-13-72.

    Катнашуыгыз өчен рәхмәт! Район газетасын алдырыгыз, укыгыз һәм бүләкләр отыгыз!

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: