Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә – журналларга язылу

Чистайлылар Россия Почтасының «Игелек агачы» акциясендә актив катнашалар, ул балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләргә, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга, мохтаҗларга газета-журналларга язылу бүләк итәргә ярдәм итә.

Күркәм гадәт буенча әлеге хәйрия акциясендә беренчеләрдән булып район башлыгы Дмитрий Иванов катнашты. Ул балалар йортына 2020 елның икенче яртыеллыгына берничә журналга язылу бүләк итте.

– Хәзер Интернет заманасы булуга карамастан, газета-журналлар актуальлеген югалтмый, чөнки бернәрсәне дә басма матбугатны уку белән чагыштырып булмый. Укырга кирәк, бигрәк тә балаларга. Балачакта мин үзем дә төрле тематик журналлар, китаплар укырга ярата идем, китапханәгә йөрдем. Хәзер дә безнең өйдә, әти-әниләр йортында газета-журналлар бар. Һәр ярты ел саен «Чистопольские известия» газетасына язылабыз, анда җирле дәрәҗәдәге кызыклы мәгълүмат, якташларыбыз турында материаллар күп, – диде Дмитрий Алексеевич.

Хәйрия акциясенә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, җирле депутатлар, предприятие, оешма җитәкчеләре, хакимият хезмәткәрләре дә кушылды. Алар балалар йорты, Татар Ялтаны мәктәп-интернаты, шәһәр һәм район балалар бакчалары өчен төрле журналлар яздырдылар.

– Безнең малайларыбыз һәм кызларыбыз балалар журналлары укырга яраталар. Аларны кызыклы хикәяләр, матур рәсемнәр, кроссвордлар җәлеп итә. Моннан тыш, бу журналларда бик күп конкурслар үткәрелә, алар анда да катнашалар. Безнең балалар йортына язылу бүләк иткән һәркемгә рәхмәт, без әлеге игелекле эшкә бик шат, – диде учреждение директоры урынбасары Алевтина Артемьева.

Хакимият залында узган чара балаларга багышланган иде, шуңа күрә, нигездә, балалар учреждениеләре өчен язылуны рәсмиләштерделәр. Социаль учреждениеләрнең өлкән яшьтәге кешеләре дә яраткан газета-журналлардан мәхрүм калмаячак.

Исегезгә төшерәбез, «Игелек агачы» акциясе дәвам итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Барлык почта бүлекчәләрендә һәм Интернет аша язылырга һәм аны мохтаҗларга бүләк итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев