Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле җиңүчеләрне ДАИда бүләкләделәр

ЮХИДИ бүлеге территориясендә «Юлларда иминлек – балалар күзлегеннән» һәм «Бар гаиләбез белән – иминлек өчен» конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Алар җирле ДАИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм «Чистай хәбәрләре» газетасы белән берлектә оештырылды. Шунысы сөендерә, балалар безнең конкурсларда катнашып, үзләренең әти-әниләре, педагоглары белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, көчле хәрәкәт вакытында урамнарда имин йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар.

Башта ук шуны әйтик, кадерле малайлар һәм кызлар, безгә сезнең белән танышу бик күңелле булды. Сезгә лаеклы призларыгызны тапшыру аеруча зур шатлык иде! Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәсем килә, әлеге хөрмәткә алар үзләренең тырышлык лары, талантлары, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә ирештеләр. Болар «Юлларда иминлек – балалар күзлегеннән» конкурсында җиңүчеләр Артем Фомин, Рамазан Нигъмәтуллин, Мария Долганова, Рада Ильдимирова, Тимур Горшенин, шулай ук Богдан Әхмәтҗанов һәм Ева Егорова. Аларның эшләре бик уңай бәяләнде. Алар «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасы мөхәррире Наталья Даниловадан бүләкләр алдылар.

– Безнең конкурс тәмам ланды, нәтиҗәләр чыгарылды. Сезгә катнашуыгыз, әлеге актуаль темага мөрәҗәгать итүегез өчен зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Наталья Николаевна. – Грамоталы юл хәрәкәтендә катнашучылар балачактан ук тәрбияләнә, шуңа күрә алар өчен әти-әни үрнәге бик кирәк, алар ул-кызларына юлларда имин йөрү кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп торырга, үзләре юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, аларга үрнәк булырга тиешләр. Кадерле балалар, сез юлларда бервакытта да күңелсез хәлләргә юлыкмассыз дип ышанабыз.

Һәм менә мин беренче бәхетлеләр янына ашыгам.

– Сиңа юл йөрү кагый дәләрен үзләштерергә кем ярдәм итә? – дип кызыксынам могтәбәр Артем Фоминнан. Ул 16нчы мәктәптә белем ала.

– Әти-әнием, укытучым... Хәер, үзем дә өйрәнәм, – дип ышаныч белән өстәп куя ул. Ул сеңлесе Алисага да үрнәк булып тора.

Сүз уңаеннан, Артем бүләк алу өчен ике тапкыр сәхнәгә чыкты, икенчесе – «Яктылык чагылдыручы элементлар булган өс киемнәрендә булган балалар фотографияләре» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү вакытында.

Шулай итеп, аның әнисе Галина сүзләренә караганда, гаиләдә юлларда имин йөрүгә һәрвакыт игътибар итәргә тырышалар, әлеге мәсьәлә бик җитди ләбаса! Сүз бит баланың сәламәтлеге, гомере турында бара.

Моны Ильдимировлар гаиләсендә дә яхшы аңлыйлар.

– Минем кызым Рада кечкенәдән үк «руль» артында, – дип елмая Лиана Ильдимирова. – Мин үзем дә күптән машина йөртәм, шуңа күрә кагыйдәләрне: нәрсәнең яравын-ярамавын бергәләп өйрәнәбез. «Әни, әлегә ярамый, сары ут әле кабынды гына», – дип кисәтә минем кечкенә «йөртүчем». Шулай ук җәяүле сыйфатында да иминлекнең иң элементар кагыйдәләрен өйрәнәбез. Велосипедта да ул без карап торганда гына йөри.

– Рада, велосипедта йөрү челәр өчен иң яраткан кагыйдәңне атый алмыйсыңмы?

– Җәяүлеләр кичүендә велосипедтан төшәргә һәм аны кулдан тотып юл аша чыгарга кирәк.

Әгәр дә барлык балалар да юлда йөрүнең шундый кагыйдәләрен белсәләр һәм башка законнарны үтәсәләр, нинди яхшы булыр иде!

«Иминлек өчен – бар гаилә белән» төрле номинацияләрдә үтте, һәм билгеле, анда җиңүчеләр тагын да күбрәк иде. Бу Артемий Кипров, Семен Каргин, Варвара Панова, Никита Жирнов, Донеевлар гаиләсе («Кул астындагы материаллардан транспорт чараларын ясау» номинациясендә); Эвелина Бакеева, Карина Яковлева, Михаил Грызунов, Раяна Шәмсетдинова,6нчы номерлы балалар бакчасының «Смешарики» 1нче номерлы төркеме ( «Юл этикеты» номинациясендә); Александра Афанасьева, Диа на Кашапова, Артем Фомин, Липатовлар гаиләсе, Яковлева Карина («Яктылык чагылдыручы өс киемнәрендә балалар фотографияләре» номинациясендә); Шәмсет диновлар гаиләсе, Быстровлар, Спиридоновлар, Афанасьевлар, Тихоновлар («Юл кагыйдәләрен бергә өйрәнәбез» видеоролигы»).

Алар ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Рәфис Гарифуллиннан, ветераннар оешмасы вәкиле Олег Кирсановтан призлар алдылар. Гран-при – видеорегистратор өч бала үстерүче Шәмсетдиновлар гаиләсенә бирелде. Бүләкләү тантанасына бар гаиләләре белән килүчеләрне күрү безгә бик күңелле булды.

– Җиңүчеләрне котлыйбыз, сезнең юлыгыз һәрчак имин булсын! – дип изге теләкләрен юллады Рәфис Габдулла улы бүләкләр тапшырганда. – Кадерле балалар, мондый конкурслар белән ихлас кызыксынуыгыз шатландыра, чөнки әзерлек вакытында яңа белемнәр аласыз, кагыйдәләр ныгытыла. Иң мөһиме, алар һәрвакыт үтәлсен!

Кызганычка каршы, быел балигъ булмаганнар катнашында аварияләр саны кисәк артты. Әгәр дә былтыр шуңа охшаш 10 авария булса, быел исә алты ай эчендә шуның кадәр авария булды, хәтта үлем очрагы да бар. Хөрмәтле ата-аналар, минем сезгә мәрәҗәгать итәсем килә: барыгыз да балигъ булмаган балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәгез, балалар өчен саклану чараларын, иминлек каешларын кулланыгыз. Үзегезнең яраткан пассажирларыгызны саклагыз!

Районның баш дәүләт автоинспекторы яшь җәяүлеләрне, велосипедчыларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәде. Шәһәрдә балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан полициянең төрле подразделениеләреннән коллегалар һәм мәгариф идарәсе вәкилләре белән төрле рейдлар үткәрелә.

Рәфис Гарифуллин шулай ук безнең газета редакциясенең дә юлларда иминлек яктырту мәсьәләләрендә тыгыз хезмәт тәшлек итүен билгеләп үтте.

Ә сез, малайлар һәм кызлар, булдырдыгыз! Шулай дәвам итегез һәм юлларда игътибарлы булыгыз!

– Миңа бу конкурс бик ошады, киләчәктә дә катнашачакмын, – дип үзенең әзер булуын белдерде Мария Долганова лаеклы призны алганда. Оештыручылар өчен балаларның фикере бик мөһим. Шуңа күрә безнең газетада һәм аның сайтында яңалыкларны күзәтеп барыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X