Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле гаилә корырга ярдәм итәләр

Чистайда танышу һәм гаилә кору үзәге эшли башлады.

Гаилә һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Башта кешенең туып-үскән гаиләсе була, аннары ул үзе гаилә кора. Якын кешеләр арасында җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр, үзара аңлашып яшәү күңел тынычлыгы, якланганлык хисе бирә. Болардан башка өйнең яме булмый.

Ни кызганыч, кайберәүләр үзләренә пар таба алмыйлар. Кемгәдер тәвәккәллек, кыюлык җитми, кемдер эш һәм карьерага бирелеп, шәхси тормышына вакыт таба алмый. Ә кайберәүләр өчен элеккеге уңышсыз гаилә мөнәсәбәтләре тәҗрибәсе киртә булып тора. Статистика күрсәткәнчә, елдан-ел никахлар саны кими бара.

Күптән түгел Чистайда ачылган «Бәхетле гаилә» танышу һәм гаилә кору үзәге эшчәнлеге әлеге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Үзәк Чистай районы ЗАГС бүлеге катнашында, дини оешмалар вәкилләре ярдәме белән оештырыла. Үзәкнең төп бурычы – лаеклы кешене очратырга һәм бәхетле гаилә корырга ярдәм итү.

Үзәкне булдыру идеясе турында безгә аның җитәкчеләре сөйләде:

– Соңгы елларда төрле кешеләр белән төп эшем буенча аралашканда, миңа никахлашырга әзер булган, үз гаиләсен корырга теләгән ир-атлар яки хатын-кызлар турында күп тапкырлар ишетергә туры килде. Күп кенә кешеләр, үзләренең якыннарына, дусларына ярдәм итәргә теләп, шундый туры килә торган кандидатуралар турында кызыксына иделәр. Өстәвенә, нигездә, тәэмин ителгән, үз вакытында шәхси тормышларына түгел, ә карьера үсешенә күбрәк игътибар биргән кешеләр үзләренә яр таба алмыйлар. Дини карашлары буенча хатын-кыз яки ир-ат янына килеп, турыдан-туры сүз ката яки сөйләшергә җөрьәт итмәгән кешеләр турында да еш ишетергә туры килә. Шулай, кешеләр бер-берсе белән таныша һәм гаилә кора алырлык мәйданчык булдыру фикере туды.

– Бу идея өстендә без бер елга якын эшләдек, ЗАГС бүлеге вәкилләре, дин әһелләре белән киңәшләштек, башка шәһәрләргә мондый үзәкләргә барып кайттык, белем тупладык, аларның тәҗрибәсен үзләштердек һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үз эшебезгә керттек, – дип сөйлиләр оештыручылар.

Үзәкнең эше шул рәвешле оештырылган, монда, нинди диндә булуына һәм милләтенә карамастан, теләгән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. Үзәктә анкеталарны җыю, анализлау һәм структуралаштыру, шулай ук кандидатлар белән танышу һәм потенциаль ир белән хатынның очрашуын оештыру буенча эш алып барыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук проектлардан аермалы буларак, «Бәхетле гаилә» танышу һәм гаилә кору үзәгендә үз мәгълүматларыңны һәм анкеталарны бушлай калдырырга була. Шул ук вакытта тәкъдим ителгән мәгълүматларның конфиденциальлеге гарантияләнә. Барлык гамәлләр килешү шартлары нигезендә башкарылачак, алар һәр кандидат белән алдан сөйләшенә.

Клиент анкета тутырып, килешү төзегәннән соң, үзәк хезмәткәре аның белән әңгәмә үткәрә, анда клиентның билгеле теләкләре сөйләшенә, шулай ук аның шәхси сыйфатлары һәм үзенчәлекләре өйрәнелә. Танышу һәм гаилә кору үзәге потенциаль партнер белән танышуның нәтиҗәлелеген яхшырту өчен телдән тәкъдимнәр бирә.

– Шуны да билгеләп үтү мөһим: үзәк кешеләр бер-берсен таба һәм таныша алсын өчен мөмкинлекләр генә тудыра. Без таныштырган вакытта кеше сезгә бар яктан да туры киләчәк, дигән гарантия бирә алмыйбыз. Барлык кешеләр индивидуаль, һәр кешенең үз холкы, тормышка карашлары, тәҗрибәсе бар, шуңа күрә ахыргы карарны һәркем мөстәкыйль кабул итә, – диләр үзәк вәкилләре. – Гаилә кору һәм никахлашу турында карар кабул ителгән очракта, безнең үзәк шәһәребезнең дини йортларында никах оештыруда ярдәм итәчәк һәм Чистай районы ЗАГС бүлеге белгечләре оештырган «Яшь гаилә клубы»нда катнашуны тәэмин итәчәк. Анда яшь парлар бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашалар.

Төп эшчәнлеге балаларны һәрьяклап үстерүгә һәм гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән «Камалия» ял итү-үсеш үзәге дә үз ярдәмен күрсәтергә әзер.

Мондый танышу һәм гаилә кору үзәге эшенең мөһимлеген Чистай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова да билгеләп үтте.

– Элек-электән үк күпчелек халыкларда яучылык гадәте булган. Мөгаен, бу эштә ата-бабаларыбызның аерым зирәклеге, алдан күреп эш итә белүләре чагылгандыр. Чөнки еш кына яшьләр бары тик тиз

уза торган хисләргә биреләләр һәм тәҗрибәләре булмау аркасында дөрес сайлау ясамаска мөмкиннәр. Ә өлкән буынның тәҗрибәсе, тормыш зирәклеге бар, алар бер-берсенә лаеклы ярлар сайлауда ярдәм итә алалар. Заманча технологияләр заманында, кешеләр арасында аралашу, нигездә, Интернетта барганда һәм шәхси тормышка вакыт калмаганда, бу аеруча актуальләшә бара. Нишләп әле ялгыз кешеләргә мондый ысул ярдәмендә үз ярларын табарга ярдәм итмәскә?! Чөнки һәркемнең бәхетле буласы, гаилә корасы килә, – ди Динара Наил кызы.

«Бәхетле гаилә» танышу һәм гаилә кору үзәге клиенты булу өчен 8-903-313-84-25, 8-903-313-84-15 телефон номерлары буенча алдан язылып, офиска барырга һәм үзең турында дөрес мәгълүмат белән анкета тутырырга, хезмәт күрсәтү турында килешү төзергә кирәк. Үзең белән паспорт һәм, ким дигәндә, 3 төсле, яхшы сыйфатлы фоторәсем алып килергә.

 

Г. Гомәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев