Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле булыгыз, яшьләр!

Яңа ел килде, аның белән бергә яңа бәхет, иминлеккә өмет уянды.

Беренче булып үз никахларын Ангелина һәм Илзар Сафиуллиннар  теркәделәр. Шунысы игътибарга лаек, яшь пар үз язмышларын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында бәйләргә булган. Бу мөһим вакыйганың шатлыгын уртаклашырга кияү һәм кәләшнең әти-әнисе, туганнары, дуслары җыелды.

Мендельсон маршы астында залга дулкынланган, бәхетле кияү һәм кәләш керде. Кунаклар каршында, гадәткә кергән сорауга кыска гына «әйе» дигән җавап биреп, Илзар һәм Ангелина үзара мәхәббәт һәм хөрмәткә нигезләнгән үз мөнәсәбәтләрен теркәүгә ризалык белдерделәр.

Һәм, ниһаять, мөһим мизгел килеп җитте: Илзар һәм Ангелинаны ир һәм хатын дип игълан иттеләр. Борынгы гадәт буенча, өйләнешүчеләр, гаилә тугрылыгы билгесе итеп, балдаклар алыштылар. Сафиуллиннар гаиләсе оешкан көнне аларга беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык тапшырдылар. Хәзер аларның тормышында яңа этап башланды. Гаилә коргач, алар тигез хокуклар гына түгел, ә бер-берсе, җәмгыять һәм киләчәк буын алдында да җаваплылыкка ия булдылар.

Якыннарының һәм дусларының шатлыклы карашлары астында Илзар һәм Ангелина үзләренең беренче гаилә биюләрен башкардылар. Болар барысы да дулкынландыргыч булды. Бу мизгелләрдә килгән кунак­лар шатлыклы күз яшьләрен тыя алмыйча, яшь парның вальста әйләнүен күзәттеләр.

Яшь парга үз хисләрен тикшерү һәм гаилә кору турында җаваплы карар кабул итү өчен бер ел вакыт кирәк булган.

– Башта бу гадәти танышу иде, акрынлап ул җитди хискә әверелде. Бераздан без бер-беребез өчен туганыбызны һәм гомер буе бергә булырга теләвебезне аңладык, – дип белдерделәр ирле-хатынлы Сафиуллиннар.

– Ә ни өчен ел башында өйләнешергә уйладыгыз? – дип кызыксынам гаилә парыннан.

– Безгә кышкы табигать, тирә-юнь­дә ак, чиста һәм саф кар ятуы ошый. Йөрәк кушуы буенча, без гаилә тормышыбызны ел башыннан башлап җибәрергә булдык, – дип җавап бирәләр Илзар һәм Ангелина.

Яшьләр өчен шушы мөһим көнне аларны котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова килде.

– Гаилә – һәр кеше тормышында иң кадерле нәрсә. Илзар һәм Ангелина, бүген сезнең өчен иң бәхетле һәм әһәмиятле көн. Сез яңа гаилә тормышына аяк басасыз. Алга таба сез шатлыклы мизгелләрне бергә бүлешәчәксез һәм кыенлыкларны бергә җиңеп чыгачаксыз. Һәрвакыт исегездә тотыгыз, иң кадерле кешеләр – сезгә гомер биргән, сезне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән әти-әниләрегез. Аларны хөрмәт итегез һәм кадерләгез! Район башлыгы исеменнән сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим, гаиләгез башкаларга үрнәк булсын, – дип теләде Галина Юрьевна. Ул яшь гаиләгә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

– 2020 елда үз мөнәсәбәтләрен теркәгән беренче пар булуыбызны белгәч, без гаҗәпләндек. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру безнең өчен тагын да көтелмәгән хәл булды. Без моны яхшы билге дип уйлыйбыз, чөнки нәкъ менә безгә гаилә тормышыбызның башында шундый бәхет насыйп булды, – ди Сафиуллиннар. – Әмма бу безгә аерым җаваплылык та йөкли әле. Без нык гаилә корырга, бездән соң теркәлүче парлар өчен үрнәк булырга тиешбез.

Нәкъ шулай булыр дип ышанабыз! Яшь гаиләне котлыйбыз. Аларга мәхәббәт, үзара аңлашу, озын һәм бәхетле тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев