Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битлегең бармы? Проблемаң юк!

Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук тәртибе саклау органнары хезмәткәрләре перчатка-битлек режимының үтәлешен көн саен контрольдә тоталар. Алар белән бергә без дә рейдларның берсенә чыктык.

Тикшерүчеләр кергән беренче нокта Кулясов урамындагы азык-төлек кибете булды. Керү ишегендә битлекләрсез керү тыела дип күрсәтелгән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре хокук тәртибен саклау терәк пункты вәкиле белән берлектә, бина бусагасын атлап керделәр.

Кулларында таныклык һәм камералар булган бер төркем кешеләрнең килеп керүе сатып алучыларны гаҗәпкә калдырды. Әмма сатучылар тикшерүчеләрнең килүенә гаҗәпләнмәделәр, чөнки бүгенге көндә битлек-перчатка режимын контрольдә тоту катгый.

Сатучыларга һәм сатып алучыларга карата дәгъвалар булмады. Персонал шәхси саклану чаралары белән тиешенчә тәэмин ителгән. Сатып алучыларга кибеткә керер алдыннан битлек кию дә җитә. Бу яктан барысы да җаваплы булып чыкты.

Дәүләт алкоголь инспекция­сенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Панов өстәмә рәвештә кулланучылар почмакларының булуын һәм эчтәлеген, алкогольгә минималь ваклап сату бәяләренең үтәлешен, лицензиянең булу-булмавын тикшерде. Монда барысы да кагыйдәләр буенча. Ә менә Мебель фабрикасы микрорайонында урнашкан кибет турында болай әйтеп булмый.

Сатучы, әлбәттә, перчаткаларда һәм битлектә иде, әмма кулланучы почмагы коточкыч хәлдә иде.

Кыска вакыт эчендә тө­зә­тергә сүз бирәбез, – дип билгеләп үтә киштә артындагы хатын-кыз.

Бу минутта бердәнбер сатып алучылар ике пенсионер иде. Ир-атның битлеге төшерелгән иде, сатучы кисәтүеннән соң ул аны тиешенчә киде.

Ерак түгел урнашкан кибеткә, үч иткәнчә, битлек режимын бозучы килеп керде. Сатучылар шунда ук килүче алдында гафу үтенеп, аның кибеттән чыгуын сорадылар. Касса артында эшләүче кыз битлек киюне таләп иткәч, сатып алучыларның ризасызлыгы белән очрашуын яшерми.

Берни дә эшләп булмый, эшем шундый. Безнең авырыйсыбыз килми. Гаиләгә дә инфекция алып кайтырга теләмибез, – дип фикер йөртә кассир кыз.

Без ваклап сату буенча 10 объектны карап чыктык. Рейд вакытында тикшерүчеләр сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Александр Андреевич мондый рейдларга аларның командасы көн саен чыга дип билгеләп үтте. Нәтиҗәләр төрле була.

Башта бозулар күбрәк иде. Хәзер шәһәрлеләрнең күпчелеге, эпидемиологик хәлнең тотрыксызлыгы сәбәпле, җаваплылык чарасын аңлады. Сатучылар белән проблемалар юк, алар һәрвакыт битлектә һәм перчаткаларда. Сатып алучылар арасында да кагыйдә бозу очраклары юк диярлек, әмма битлекнең дөрес киелмәве турында кисәтүләр бар. Еш кына ул төшереп киелгән була, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы җитәкчесе Александр Панов.

Вируска каршы чаралар алар өчен түгел дип санаучыларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. Штраф турындагы карарны суд кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлек режимын бозуларны ачыклау буенча рейдларны хокук саклау органнары да үткәрә.

Битлек юкмы? Штраф алыгыз!

Битлек булмаса, гражданнарга – 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Кабат бозган өчен административ штраф күләме зуррак: гражданнарга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затларга – 500 меңнән 1 млн сумга кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев