Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш проект грант алдылар

Казанда, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "РИТЕК" ААҖнең һәм Татарстан Республикасындагы "Лукойл" хәйрия фондының социаль- мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм грантлар тапшыру булды.

Барлыгы 700дән артыграк катнашучы гариза биргән иде, шуларның 100дән артыг­рагы номинацияләрдә җиңделәр һәм социаль мөһим проектларны тормышка ашыруга грантлар алдылар, аларның бишесе безнең районда тормышка ашырылачак. Бүләкләү тантанасында чакырылган делегациягә муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелек итте. Без әлеге вакыйгада катна­шучыларның берсе - балалар һәм яшьләр иҗат йорты директоры Ирина Ларионова белән очраштык һәм аңардан әлеге вакыйга турында сөйләвен сорадык.
-Бу искиткеч вакыйга, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узды. Бирегә җәмгыять тормышының төрле социаль өлкәләрендә нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән актуаль бурычларны тормышка ашыруда катнашучы кешеләр җыелды. Безнең коллектив, әйтергә кирәк, әле бу конкурста икенче тапкыр гына катнаша. Өч проект тәкъдим иттек, шуның икесе грант ярдәме алдылар. "Чәчәк атучы Татарстан" проекты "Туган як" номина­циясендә җиңүче булды.
ТҖСлар оештыру уңаен­нан төзекләндерү буенча эш активлашты һәм без изге эшкә үз өлешебезне кертә алабыз. Киләсе елга республика Универсиада кунакларын каршы алачак. Лалә чәчәкләре аның символына әверелде. Чистай урамнарын бизәячәк чәчәкләр композициясенең дизайнерлык эшләнмәләре, нигезендә, спорт бәйрәме символы да керәчәк. Ә беренче лаләләр шәһәребездә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә күренәчәк. Чәчәкләр үстерү өчен кечкенә генә лабораториябез бар. Алган грантны без аны киңәйтү, утырту материалы сатып алуга, шәһәребез урамнарында чәчәк клумбалары булдыруга тотачакбыз. Төсләрнең төрлелеге һәм чәчәк ату сроклары иртә яздан көз азагына кадәр булуы матур күренеш булдыру мөмкинлеге бирә.
Мәктәп укучыларын ак­­­­­­­­тив танып белү эшчәнлегенә тарту, халык арасында экологик культура формалаштыру, табигый мохитны сак­лау проектның максаты булып тора. Без волонтерлар, шәһәр халкы ярдәменә исәп тотабыз, проектыбызны алга этәрү буенча курслар оештыруны планлаштырабыз.
"Булдырь авылында чишмәләрне саклау һәм төзекләндерү" - "Экология" номинациясендә җиңгән уртак проект нәкъ менә шулай аталды. Аны тормышка ашыру безнең табигый байлыкка икенче тормыш бирү, халыкны чис­та саф су белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. "Культура һәм спорт" (Валентина Хөснетдинова) номинациясендә катнашкан шәһәр инвалидлар җәмгыяте, "Туган як" (Лилия Приданникова) психоневрологик интернат, "Туган як" номинациясендә катнашкан "Татарстан-Новый век" республика җәмәгать хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова проектлары җиңүчеләр арасында.
Рәсемдә: Муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Миңголов И.Ларионованы җиңү белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев