Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә үзенчә кызыклы, бай тормыш кайный

Бу урын гүзәл табигате, анда яшәүче кешеләрнең күңел матурлыгы белән бай. Шәһәрдән Кече Талкышка кадәр юл якын түгел. Авыл шәһәрдән 21 километр ераклыкта урнашкан.

Кече Талкыш авыл җирлегенә 1710 елда нигез салына. Аның составына тагын бер торак пункт – Урта Талкыш керә. Бүгенге көндә ике авылда яшәүчеләрнең саны 338 кеше тәшкил итә. Нигездә, пенсионерлар һәм 40 яшьтән узган кешеләр төпләнгән.

Авыл кешеләре белән аралашканда, аларның күбесенең «барысына да өлгерергә» дигән шигарь астында яшәвен аңлыйсың. Алар эшләрен башкарырга өлгерү өчен беренче әтәчләр белән уяналар. Кече Талкышта шәхси һәм фермер хуҗалыклары актив эшли. Төп керемне кешеләр үз продукцияләрен сатудан алалар.

Ап-ак кар көртләре фонында агач йортлар, әйләнә-тирәдә тынлык, җирле халыкның ачык йөзе – Кече Талкыш авылында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә.

АВЫЛДА БЕЛЕМ АЛУ

Авылда балалар күп булмаса да, анда дүрт укучы укый торган башлангыч мәктәп эшли. Урта белемне малайлар һәм кызлар Александровка авылында алалар. Берничә кеше Чистайның 2нче гимназиясендә укый.

Малайлар һәм кызлар яхшы укыйлар да, авылның мәдәни тормышында да катнашырга өлгерәләр.

Кече Талкыш балалар бакчасында тәрбия­ләнүчеләрдән башка бер генә чара да үтми диярлек.

МӘДӘНИ ТОРМЫШ – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ДӨНЬЯ

Авылда узган чараларда, бәйрәмнәрдә күңелсез булмый. Сценарист, режиссер, ут операторы, тавыш режиссеры ролендә – методист Әлфинә Ермакова һәм китапханәче Анастасия Сухорукова. Алар бергәләп авыл халкына яхшы кәеф бүләк итәләр, яңа мәдәният учагы диварларында бәйрәм концертлары оештыралар. 2018 елда алар республика программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортына күчтеләр.

«Семеновна» җыр ансамбле популярлык казанган. Аның репертуарында рус, совет һәм замана композиторлары җырлары, лирик, дәртле җырлар да күп. Ансамбль авыл һәм шәһәр сәхнәләрендә генә түгел, ә төрле конкурсларда да актив катнаша. Авылда бер генә күңел ачу чарасы да алардан башка узмый!

Мәдәни тормышны җирле китап­ханәдән башка күз алдына да китереп булмый. Аның фонды 4 мең данәгә якын китапны тәшкил итә. Анда үзләренең кечкенә генә музейлары булдырылган һәм эшли, музейда мамонт тешен күрергә дә мөмкин! Биредә балалар белән даими рәвештә төрле бәйрәмнәргә багышланган дәресләр уза.

РЕСПУБЛИКА ПРОГРАММАЛАРЫ – АВЫЛГА ЯРДӘМ

Кече Талкыш авыл җирлегендә барлыкка килгән кайбер мәсьәләләрне республика программалары хәл итәргә мөмкинлек бирә, шуларның берсе – гражданнарның ирекле үзара салымы.

– Берничә ел дәвамында авылда һәр кешедән 100әр сум акча җыйдык. Соңгы 2 елда – 200әр сум. Җыелган акчага су челтәрен ремонтлый, Урта Талкыш зиратын төзекләндерә алдык. Шулай ук акчаның бер өлеше Кече Талкыштагы артезиан скважинасының санитар зонасын саклауга тотылды. Авыл җирлеге эчендәге юлларга вак таш җәю планлаштырыла, – ди авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов.

Башка программалар да мөһим проблемаларны хәл итүдә яхшы ярдәм булып торалар. 2015 елдан 2018 елга кадәр республика бюджеты җирлеккә 18 миллион сум акча керткән. Әлеге акчага яңа мәдәният йорты төзелгән, үзәк урам буенча юл участогы төзекләндерелгән, шулай ук урам утлары алыштырылган. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, республика прог­раммасына керү җиңел түгел. Район хакимияте зур ярдәм күрсәтә.

АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ ЯКТАШЛАРЫ БЕЛӘН ГОРУРЛАНА!

Авыл кешеләренең танылган якташы – Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое Александр Петрович Кулясов. Ул Белоруссия ССРның Гомель өлкәсен азат иткән вакытта батырлык күрсәткән. 1944 елда Кулясов батальоны немец оборонасын Рогачевский районы авылларында өзә һәм дошманның терәк пунктын уңышлы басып ала, шуның ярдәмендә бөтен полк һөҗүмне дәвам итә алган. Кече Талкышта герой хөрмәтенә стела урнаштырылган, ә Чистайның бер урамы Кулясов исемен йөртә.

Кече Талкыш турында, тагын да күбрәк мәгълүматлар өстәп, күп сөйләргә була. Ул чәчәк атсын иде. Җирле халык бу гүзәл җирне сак­ларга, аны тагын да матуррак итәргә тиеш булуын яшерми. Алар туган авыллары хакына эшләргә, балаларын, оныкларын тәрбияләргә телиләр. Биредә намуслы, ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар – авылның төп байлыгы, дип кыю рәвештә әйтергә була!

АНЫ КҮРШЕЛӘРЕ ЯРАТАЛАР ҺӘМ ХӨРМӘТ ИТӘЛӘР

Авылның бер йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Александрович Тарасов яши. Үз өлешенә төшкән авыр сынауларга карамастан, ул күп нәрсәне җиңәргә көч тапкан, һәр яшәгән көнгә сөенеп, тормышның кадерен белергә өйрәнгән. Олы яшьтә (аңа 93 яшь) булуга карамастан, ул шаяртырга ярата.

Бөек Ватан сугышы вакытында 17 яшьлек егетне хезмәткә алалар. Ул көнне Михаил Александрович төгәл хәтерли.

– Мин 1943 елның 11 ноябрендә солдат булдым. Ерак Көнчыгышта өлкән сержант исемендә хезмәт иттем. Күпне күрдем, контузия алдым. Бәхеткә, ач тормадык. Өстәлдә, әлбәттә, әллә ни юк иде, бакчада үстерелгән ризык белән тукландык, – дип сөйли ветеран. – Бөек Ватан сугышыннан соң Япониягә каршы сугышта катнашты. «Японияне җиңгән өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләндем. 1950 елда демо­билизацияләндем. Кече Талкыш авылы кызына өйләнеп, хатынымның туган ягында төпләндек. Кама урман станциясенә эшкә урнаштым, аннары ПТУда тракторчы һөнәренә укыдым. Белгечлегем буенча хезмәт иттем. Курсларны тәмамлап, колхозда комбайнчы булып эшләдем. Күп еллар авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик булдым.

УЗГАН ГАСЫРЛАРДАН КАЛГАН ЯДКАРЬ

Авыл үзәгендә күккә омтылган Изге Троицк чиркәве гөмбәзләрен күрми калырга мөмкин түгел. Авыл халкы сүзләренә караганда, бу – узган гасырларның бердәнбер ядкаре. Заманында авылда шатлыклы, күңелсез вакыйгалар, чәчәк аткан чорлар булган, әмма, ни кызганыч, бернинди эз һәм һәйкәлләр дә калмаган.

Чиркәүне торгызу эшләре 15 ел элек башланган. Ул бүгенге көнгә кадәр эшли – якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә биредә гыйбадәтләр үткәрелә. Чиркәү территориясендә ярты гасырлык тирәкләр үсә. Авыл тарихын һәм анда яшәүчеләрнең яшерен серләрен нәкъ менә алар сак­лыйлар дигән фикер яши.

Ерак түгел генә ике катлы бина урнашкан. Ул озак вакытлар буш торган. Элек анда мәктәп булган, ул үзгәртеп коруларга бәйле рәвештә ябылган.

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен Изге Троица мәхәлләсенең хатын-кызлар монастыре төзелешенә фатиха биргән. Монастырь утарын төзекләндерү диндар кешеләр ярдәмендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев