Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Биредә тайгак күлдәвекләр булырга тиеш түгел

    «Кама» яр буе паркында җир астыннан чыккан суларны агызу эшләре бара

    «Кама» яр буе паркында бат каклыкка әйләнгән күлдәвекләр чистайлыларны битараф калдырмады. Күпләр өчен бу яраткан ял итү урынына әверелгән иде. Яшелләнгән күлдәвекләрдән тәмсез ис аңкып тора, тора-бара алар шугалакка да әйләнеп куйдылар. Аларга ялгыш басып егылуыңны, имгәнүеңне көт тә тор!

    Муниципалитетта әлеге хәлне бетерү буенча чаралар күрелде. «Кама» яр буе паркында суларны агызу эшләре башлану турында Инстаграмда үз сәхифәсендә Эдуард Хәсәнов хәбәр итте.

    – Яр буенда эшләр 15 июльдә башланды. Җир горизонталь казылды һәм дренаж каналы ясалды. Бу эшләр килеп туган хәлне бетерү юлларының берсе, – ди Эдуард Рөстәм улы. – Әгәр нәтиҗә булмаса, җирдән суларны агызу өчен башка чаралар эзләячәкбез.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренә караганда, әгәр дә төзү эшләре уңышлы барса, киләчәктә сулардан күргән зыянны бетерү юллары каралачак. Паркның киләчәге контрольдә булачак.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: