Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Биредә сүз белән генә түгел, эшне күрсәтеп өйрәтәләр

    2016 елдан бирле эшләп килүче әлеге лабораториядә төрле яшьтәге егермегә якын бала шөгыльләнә.

     

     «Иман» мәчетендә эшләп килүче «Ир-атлар лабораториясе» турында бер генә ишетмәгән идем. Газетабызда да, социаль челтәрләрдә дә язмалар басылды. Ә менә үзем барып андагы мохитны, балаларның янып торган күзләрен күргәч, яңа бер дөнья ачкандай булдым...

    Искиткеч ихлас, эчкерсез, самими балалар дөньясы бу. Биредә Балалар йортында тәрбияләнүче һәм тулы булмаган гаиләләрдә үсүче балаларны кул эшләренә өйрәтәләр. Алай дип әйтү генә аз, биредә аларны тормыш көтәргә өйрәтәләр дисәм, дөресрәк булыр. Биредә шөгыльләнүче кадет мәктәбе укучысы Кирилл Баранов нәкъ менә минем күңелемә килгән сүзләрне әйтеп тә бирде. «Миңа биредә укытучыларыбызның шулай эшлә дип күрсәтмә бирүләре генә түгел, ә иң башта үзләренең ничек эшләргә кирәген күрсәтеп бирүләре, аптырап калган очракта тиз-тиз ярдәмгә килүләре, барысын да җентекләп аңлатулары ошый», – диде ул. Уку елын тәмамлап командалар арасында оештырылган конкурс моны янә бер кат раслады!

     

    Осталар иленә сәяхәт

    Лабораториядә шөгыльләнү челәр ел буе өйрәнгән күнек мәләрен күрсәтү өчен әлеге конкурс менә дигән форсат булды. Малайлар алты секциядә: медицина, мастер-умартачы, көнкүреш техникаларын ремонтлау, мастер-столяр, мастер-токарь, спорт мастеры секцияләрендә шөгыльләнделәр. Лаборатория умарта күчедәй гөж килде. Малайларның күзләре янып тора, куллары тиз- тиз эш коралларына үрелә. Һәрберсенең үзенең осталыгын күрсәтәсе, командасын алга чыгарасы килә. Барыбызга да мәгълүм, һәр эштә иминлек кагыйдәләрен саклау, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең исәнлеген кайгырту беренче урында тора. Биредә дә әлеге таләпләргә зур игътибар бирелә. Нәкъ менә шуңа күрәдер дә, иң беренче секция медицинага нигезләнгән. Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә озак еллар эшләгән Роберт Батыршин малайларны ел дәвамында тормышта очраган четерекле хәлләрдә югалып калмау нигезләренә төшендергән. Ярышлар вакытында да алар беренче ярдәмне ничек күрсәтергә, канны ничек туктатырга, аңны югалтканда нишләргә дигән сорауларга җавап бирделәр.

    – Алган белемне гел кабатлап торырга кирәк. Бүгенге конкурста без ел буе үткәннәрне ныгытабыз. Әлеге балаларга булышкач, аларның нәрсәгәдер өйрәнгәннәрен күргәч, күңелгә рәхәтлек аласың. Барысын да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез,– ди Роберт ихлас күңеленнән балалар өчен сөенеп.

    Мастер-умартачы командасында остазлары Илнур Гадеев белән бик тырышып бал кортларына рамнар ясадылар. Тимерчыбыкларны рамнарга тарттырганда төгәллек тә, осталык та сорала! Илнур абыйлары бар игътибарын биреп, аларны күзәтә, эшләре четрекләнеп китсә, тиз генә ярдәм итеп куя! Күз каршында әллә күпме рамнарны ялт иттереп ясап та куйдылар. Умартачыларга менә дигән ярдәм!

    Өченче секциядә исә лампочкаларны диагностикалау, тестерлардан дөрес файдалану, сантехниканы төзәтү серләренә төшенәләр! Һәрберебез белә, тормышта-көнкүрештә бик кирәкле нәрсә бу! Без, хатын-кызлар, шуларның берәрсе сафтан чыкса, янәшәбездә ир заты булмаса, югалып та калабыз әле. Ә менә биредә шөгыльләнүчеләр бу яктан да әни-әбиләренә менә дигән ярдәмче! Андрей Иваношков аларны бу эшкә җентекләп өйрәтә. Шул тирәдә әвәрә килүчеләрне берсе – Максимнан нинди секциянең күбрәк ошавы белән кызыксындым. Ул исә ике дә уйлап тормыйча: «Миңа биредә барысы да ошый», – дип башка сорау бирергә дә урын калдырмады. Афәрин, егетләр!

    Рәмис Шәрәфетдинов җи тәк ләгән мастер-столяр сек ция сендә ишек йозакларын төзәтергә, аларны сүтәргә, яңаны алгач ничек куярга икәнен дә өйрәнәләр. Ярыш вакытында да ялгышмас өчен тырышты малайлар! Билгеле, гел җайлы гына бармый шул, ялгышучылар да булды. Үз хаталарын аңлап, яңадан җыйдылар, иң мөһиме, тырышлыклары юкка китмәде, барысы да килеп чыкты!

    Әлеге ир-атлар лабораториясен җитәкләгән Илфак Зөлкәрнәев мастер-токарь секциясендә малайларны бораулау станогында сәйләннәр ясау серләренә өйрәтә. Безгә, карап торучыларга, кызык анысы, станоктан түгәрәк агач сәйләннәр күз ачып йомганчы килеп чыккан төсле! Ә менә станок янындагыларга шактый көч түгәргә туры килә!

    Соңгы секция спортка багышланды. Салих Нурулов җитәкчелегендә балалар төрле спорт төрләрендә ярыштылар: турникта тартылдылар, идәннән кулларда күтәрелделәр, гәүдәне күтәрделәр. Барысы да булдырды!

     

    Беркем дә сынатмады

    ...Менә җаваплы мизгелләр дә килеп җитте. Жюри билгеләп үткәнчә, барысы да үзләренең осталыкларын, тырышлык ларын күрсәттеләр. Һәр команда да һәр секциядә катнашып, баллар жыйды. Әмма тырышларның да иң иң тырышлары була диләрме әле? Бу конкурста җиңүче дип беренче команда табылды. Икенче команда – икенче урында, өченче урынга дүртенче команда лаек булды. Җиңүчеләргә дә, катнашучыларның барысына да иганәчеләр тарафыннан бүләкләр тапшырдылар. Соңрак барысы да тәмле пылау белән сыйланды. Барысы да бик канәгать иде, сабыйларның йөзеннән елмаю китмәде.

    – Миңа биредә барысы да ошый, тормыш өчен кирәкле нәрсәләргә өйрәнәбез без монда. Менә шундый конкурслар үткәрү дә бик яхшы, – ди Максим Сальников.

    Ә Максим Яхонтовка агачтан төрле әйберләр ясау бик ошый.

    – Агачтан әйберләр ди гән нән, биредә аларның күргәзмәсе дә бар. Бильярд, теннис өстәлләре, кошлар җимлекләре, икмәк сак лау урыны, агач курчаклар, танклар, машинкалар – барысы да остазлары белән бергәләп биредә шөгыльләнүчеләр кулы белән эшләнгән, – ди лаборатория җитәкчесе Илфак Зөлкәрнәев. Әлеге лаборатория не дә алар мөселманнар берлеге әгъзасы Радик Вафин белән бергә оештырганнар.

    Балаларының эшкә өйрәнеп үсүләре, билгеле, әниләр өчен зур шатлык.

    – Агач белән эш итә белүләре, гаилә өчен иң кирәкле нәрсәләрне өйрәнеп үсүләре бик яхшы, – ди унике яшьлек Мөнир Мәгъсүтовның әнисе Галия ханым.

    Илья Федотовның әбисе Гөлфәния ханым Хәмәтшина әлеге лабораторияне оештыручыларга, Илфак Зөлкәрнәевка, биредә эшләүчеләргә рәхмәт хисләрен җиткерә.

    – Алар балаларыбызның иминлеге өчен зур җаваплылык алып эшлиләр бит әле. Биредә станоклар, ут приборлары бар. Алар белән ничек сак эш итәргә кирәклеген, иминлек кагыйдәләрен дә аңлаталар. Аллаһы Тәгалә аларга көч-куәт бирсен, изгелекләре меңе белән үзләренә кайтсын, – ди Гөлфәния ханым.

    Балалар йортында тәр бия ләнүчеләр өчен биредә эшләүчеләр иң якын кеше ләренә әверелгән. Балалар да үзара бик дус-тату, бердәм. Балалар укытучылары өчен өзелеп торалар, ә укытучылары балаларны үзләренекедәй якын күрә...

    Яхшылык җирдә ятмас, диләр. Ятим балаларны шатландырган өчен шушы изге эштә катнашучыларның барысын да Аллаһы Тәгалә үзе сөендерсен, барысына да имин, хәерле тормыш насыйп итсен. Амин.

     

    Рәхмәт белдерәбез

    Фәридә Садыйкова, балалар йорты тәрбиячесе:

    – Балалар йортында тәрбияләнүче балалар биредә биш елдан бирле атнасына ике тапкыр шөгыльләнәләр. Лабораториядә шөгыльләнеп кенә калмыйча, аларны башка тәрбияви чараларга да, мәчеттә узучы мөселман бәйрәмнәренә дә чакыралар. Шулай ук табигать кочагына, кышын чаналарда экскурсияләрдә алып чыгалар. Балаларга биредә бик ошый. Барысы өчен дә җитәкчеләре Илфак Зөлкәрнәевка, аның ярдәмчеләренә, бүләкләр бирүче иганәчеләргә зур рәхмәт җиткерәсебез килә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: