Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биредә авыруларны карарга өйрәтәләр

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Балкыш» үзәгенең социаль эшләр буенча хезмәткәрләре өлкән гражданнарның өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтәләр.

Социаль хезмәткәрләрнең вазифасына гаиләләргә ярдәм итү бурычы да керә, алар авыруның якыннарын медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәтәләр. Дәресләр «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе»ндә үтә.

Өлкәннәрне җылылыкта һәм игътибар үзәгендә тоту максатына «Өлкән буын» программасы юнәлтелә. Аны «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашыралар. «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  былтырдан бирле «Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе»  стационарны алыштыручы технология кертелде.

Дәресләрнең үзенчәлекләре турында «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтүнең бүлек мөдире Резеда Хәлиуллина сөйләде.

– Белгечләр авыруларны карауда мөһим булган  база белемнәре, күнекмәләре бирәләр. Дәресләр атнасына бер тапкыр, чәршәмбе көнне үтә. Аларны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең медицина хезмәткәре Светлана Елдашова медицина училищесы укытучылары белән берлектә үткәрә. «Авыруларны карау мәктәбе»ндә алган белемнәр, күнекмәләр аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең якыннарына авыру өчен тулырак һәм җиңелрәк яшәү шартлары тудырырга, ә социаль хезмәткәрләргә үз квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итә, – дип сөйли Резеда Фәтхелислам кызы.

Кабинетта, авыру сыйфатында – махсус манекен.  Аның яраларын эшкәртергә, ашатырга һәм аны дөрес утыртырга мөмкин. Укучылар белемнәрен проект кысаларында бирелгән акчага алынган тернәкләндерү  әсбаплары ярдәмендә ныгыталар. Хәзерге вакытта дәресләргә 15 кеше йөри.

Наталья Грачева  аз хәрәкәтләнүче кешеләрне 4 ел карый. Элек социаль яклау бүлегендә эшләгән, хәзер сиделка булып эшли. Стажы булуга карамастан, әлеге мәктәптә өйрәнерлек нәрсәләр күп дип саный. Хәзерге вакытта ул караган авырулар арасында урын өстендә ятучылары юк.  Шуңа да карамастан, өйрәнүне туктатырга ярамый. Өйрәнелмәгән, белмәгән нәрсәләр һәрвакыт бар һәм булачак, гади генә нәрсәнең дә үз серләре бар, дип саный безнең героинябыз.

– Безнең педагоглар зур тәҗрибәле кешеләр. Алар безгә үзеңә хезмәт күрсәтү, гигиена таләпләре, ашату, табибка хәтле беренче ярдәмне күрсәтү кагыйдәләре турында сөйлиләр. Вакыт үзгәрә, димәк, эш методлары  үзгәреп тора, камилләшә бара. Кем әйтмешли, мин үземнең белем базамны тулыландырдым. Хәзер мин киңәш кирәккәндә генә барам, – дип сөйли Наталья Михайловна.

Икенче укучы – Альбина Кузьмина бирегә уйламаганда көтмәгәндә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.  87 яшьлек апасы урынга ята. Шок хәлендәге ханымга үз-үзен ничек тә кулга алырга, авыруда да өметне сүндермәскә кирәк була.

– Миңа бик нык ярдәм кирәк иде, шул вакытта мин «Балкыш» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Телефонның теге ягындагы мөлаем тавыш минем күңелемне җылытып җибәрде, җитмәсә, мине дәрескә дә чакырдылар. Мин башта аларның файдалы буласына ышанмадым диярлек. Әмма беренче дәрестән соң ук минем фикерем үзгәрде. Күз алдыгызга китерегез, минем кебекләр анда бик күп иде! Безнең барыбызның да нервылары киеренке, авыру артыннан караган кешенең бик азында гына уңай эмоцияләр була торгандыр... Билгеле, әлеге мәктәптә белем бирүчеләргә безнең белән уртак тел табу җиңелләрдән булмагандыр. Шуны әйтәсем килә, биредә  медицина хезмәткәрләре генә түгел, педагоглар, психологлар да эшли.  Бик файдалы мәгълүматлар алдым, хәтта үзем дә көтмәгән идем. Миңа авыру кешенең ничек башын тотарга, ничек юындырырга, киендерергә, нинди кирәк-яраклар алырга кирәклеге турында сөйләделәр, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Альбина Алексеевна.

Әлеге хатын-кыз дәресләргә өч ай йөргән.  Бу вакыт эчендә социаль хезмәткәрләр аның һәм ул карый торган апасы янына  килеп китәләр, бәйрәмнәр белән котлыйлар  Кызганычка каршы, Альбина Кузьминаның апасы күптән түгел вафат була. Әмма аның күңелендә социаль хезмәткәрләр якты эз калдырдылар, ул хәзер дә алар белән дустанә, яхшы мөгамәләдә.

 

Белешмә:

Дәресләр атнаның һәр чәршәмбесендә 9 сәгатьтә бушлай үткәрелә.  Әлеге мәктәпкә йөрергә теләүчеләр Чистай шәһәре 45 йорт адресы буенча 10 кабинетка мөрәҗәгать итә алалар. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, 5-07 -83 телефоны буенча шалтырата аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X