Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген - физкультурачы көне

Уңышлы стартлар һәм яңадан-яңа казанышлар!

Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннары һәм яшь спортчылар!

Сезне Физкультурачы көне – сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм спорт­ны чын-чынлап яратучы энергияле кешеләр бәйрәме белән котлыйм.

Спорт белән шөгыльләнү күп очракта ныклык, хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче һәм максатка ирешүдә үҗәтлек, чыдамлык һәм сабырлык тәрбияләргә ярдәм итә. Мондый сыйфатлар бүгенге тормышта бик кирәк.

Спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерларының, белем бирү оешмаларының физик культура укытучыларының, түгәрәкләр һәм секцияләр җитәкчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Чистай спортчылары шәһәр һәм республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар, тамашачыларны һәм җанатарларны югары осталык һәм искиткеч нәтиҗәләр белән сөендерәләр.

Физкультура һәм спорт һөнәргә әверелгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең максатчан, җаваплы, рухи һәм физик яктан нык булуыгыз нәтиҗәсендә районыбыз исеме иң дәрәҗәле ярышларда яңгырый.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, уңышлы стартлар һәм яңадан-яңа спорт казанышлары телим!

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев