Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең якташыбыз призер булды

«Татмедиа» АҖендә бүләкләр уйнату булды. «Язылган өчен телевизор» акциясе унынчы тапкыр үткәрелде.

Безнең якташыбызга да бәхет елмайды. Бүләкләр уйнатуда катнашкан 209 кеше арасында Миңзифа Аймагамбетова (Гатауллина) одеялга ия булды. Уйнату нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, иң зур суммага «Татмедиа» басмаларына язылган әбүнәчеләргә кызыксындыргыч бүләкләр тапшырылды. Миңзифа Аймагамбетова шулай ук өстәмә бүләккә лаек булды.
Бу юлы «Чистопольские извес­тия» («Чистай хәбәрләре») газетасы директоры – баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гүзәл Гомәрова әбүнәчегә бүләкләрне өенә барып тапшырды.
Безнең килүебез аның өчен көтелмәгән шатлык булды, ул безне җылы каршы алды.
– Дөресен генә әйткәндә, бүләк отармын дип уйламаган да идем. Газета-журналларга күп язылдым һәм теркәлергә уйладым, – ди Миңзифа Аймагамбетова. Әйтергә кирәк, әлеге мөлаем хатын-кыз гомеренең кырык елын балалар укытуга багышлаган.
– «Татмедиа» АҖ бүләкләренә ия булучылар арасында безнең әбүнәчебезнең булуына без бик шат, – диде Гүзәл Гомәрова. – Газеталарга, журналларга язылуны дәвам итегез һәм һәрвакыт безнең белән булыгыз!
– Без, педагоглар, вакытлы матбугат белән һәрвакыт танышып барабыз. Үзем өчен «Мәгариф», «Шәһри Казан», балалар өчен – «Салават күпере», «Сабантуй» алдырдым, хәзер әлеге басмаларны оныкларым укый. Һәм, әлбәттә, өйдә һәрвакыт «Чистай хәбәрләре» газетасының яңа саны бар. Анда вакыйгалар һәм хәбәрләр, шәһәрдә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тормыш тарихлары урын ала. Шулай ук сайттагы мәгълүматларны да игътибар белән күзәтәм, – ди Миңзифа Рафаил кызы. – Мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Нәкъ менә алар вакытлы басманы укырга мәхәббәт уяттылар. Безнең өебездә дистәдән дә ким булмаган күләмдә төрле газета һәм журнал була торган иде. Хәзер дә, заманча технологияләр һәм Интернет заманында, мин үз тормышымны чын газеталардан башка күз алдына китерә алмыйм.
Без, үз чиратыбызда, газета укучыларыбызны безнең белән калырга, «Татмедиа»ның башка басмаларына да язылырга һәм акцияләрдә катнашырга чакырабыз. Бәлки, икенче юлы нәкъ менә сез кыйммәтле бүләккә ия булырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев