Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Безнең яңа катнашучыларыбыз белән таныш булыгыз

    Гаилә көненә багышланган рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсы дәвам итә.

    Сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, яңа катнашучылар белән таныштырырга шатбыз.

    Иҗади конкурска гаилә турында видеороликны Злата Хорькова җибәргән. Тугыз яшьлек кызның эше «Мин хәзер бөтен саннарны беләм» дип аталса да, аның гаилә әгъзаларына багышланган.

    5 яшьлек кенә булуына карамастан, Анастасия Гурьянова да сәләтле бала. Ул үзенең шигырен хисле, җанлы итеп укый. Яшь кызларның талантына үзегез бәя бирергә теләсәгез, кюар-кодлар буенча күчегез.

    Күптән түгел конкурс «Әти, әни, сеңелем һәм мин – безнең тату гаилә!» дип исемләнгән яңа рәсем белән тулыланды. Аның авторы – Екатерина Ананьева.

    Исегезгә төшерәбез, конкурс бушлай үткәрелә. Кәгазьдә рәсемнәр Ленин урамы, 2а йорты адресы буенча кабул ителә. Шулай ук рәсемнәрне һәм видеороликларны chis2006@yandex.ru электрон почта адресына «Конкурс» тамгасы белән җибәрә аласыз. Катнашучының фамилиясен, исемен, атасының исемен, яшен, эш исемен, хәбәрләшү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: