Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Безнең уку йортын тәмамлаучыларга эре предприятиеләрдә ихтыяҗ бар»

    Күптән түгел А.Н.Туполев исемендәге КАИ- КНИТУның «Восток»Чистай филиалы зур югалту кичерде - аның директоры Алексей Чехонадских вафат булды. Аның планнары зурдан иде, алар яңа җитәкчелек тарафыннан тормышка ашырылачак.

    Хәзер институтта шәһәребезнең эре предприятиеләрендә һәм чит илдә стажировка үтәргә, үзләре өчен һөнәри үсеш перспективалары ачарга теләүче абитуриентларны кабул итү актив бара.
    Филиал магистратурасын ачу институтның зур казанышы булып тора. Бу уку елында ирешелгәннәрдә туктап калмаска теләгән бакалав­риатны тәмамлаучылар магистратурага документларын тапшырдылар.
    - Безнең филиалда ма­ги­стра­ту­раның ачылуы - университет өчен генә түгел, ә тулаем шәһәр өчен дә зур үсеш. Барлык югары уку йортларына да шундый мөмкинлек бирелми, әмма без моңа ирештек, - дип билгеләп үтә филиал директоры вазифаларын башкаручы Сергей Прохоров. - Бу Алексей Ивановичның идеясе иде, хәзер аның планнары яңа җитәкче - икътисад фәннәре докторы, «Инновацион производствосы икътисады»кафедрасы мөдире, талантлы педагог Анна Свирина тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
    Әлегә магистратурага абитуриентлар кабул итү бер юнәлеш - «Инноватика»буенча башкарыла, ул Германия һәм Швециянең әйдәүче университетлары җитәкчелегендә эшләнгән. Ә быел укырга кергән студентлар инженер белгечлеге буенча магистр дипломы алып кына калмыйча, Германиядә стажировка да үтәчәкләр.
    - Соңгы вакытта профессиональ стандартлар үзгәрә. Магистратураны тәмамлаган белгечләрнең һөнәрдә уңышка ирешү өчен мөмкинлекләре күбрәк, - дип билгеләп үтте Сергей Григорьевич. - Кадрлар составы профессиональ стандартларга туры килергә тиеш - бу эре компанияләрнең уңышка ирешүдә төп шартларының берсе. Әлегә белгечләр җитәрлек, әмма биш-ун елдан соң югары квалификацияле, югары вазифаларда эшләргә хокукы булган кадрлар җитми башлаячак. Шуңа күрә бу шәһәр һәм уңышка ирешергә теләгән яшьләр өчен мөһим.
    «Бетар»фирмасының техник үсеш буенча директор урынбасары Антон Зайцев «Восток»филиалын тәмамлаучыларга эре предприя­тиеләр җитәкчеләренең ихтыяҗы зур булуын билгеләп үтте.
    - Бүгенге көндә безнең фирмада 600 хезмәткәр эшли. Шуларның 101е «Восток»Чистай филиалын тәмамлаучылар. Ел саен безнең предприятиедә унга якын студент практика үтә. Киләчәктә үзебезгә эшкә алу өчен без булачак белгечләрне игътибар белән күзәтәбез, - ди Антон Владимирович. - Сәгать заводы мәйданчы­гында эре предприятиеләр байтак, алар грамоталы белгечләргә мохтаҗлык кичерәләр һәм үзләренә шушы югары уку йортын тәмамлаучыларны җәлеп итәләр.
    Институтта бик күп талантлы яшьләр, халыкара һәм бөтенроссия олимпиадаларында, конкурсларда һәм конференцияләрдә җиңүчеләр белем ала. Яхшы укыганнары һәм филиал тормышында актив катнашканнары өчен студентлар арттырылып түләнә торган стипендияләргә һәм бүләкләргә лаек булалар. Ел саен иң актив егетләр һәм кызлар чит илгә стажировкага баралар.
    - Безнең планнарыбыз күп, без инде аларны тормышка ашыра башладык. Шәһәр хакимиятенең, университет ректорының, базалы предприятиеләр җитәкчеләренең «Восток»филиалы директоры итеп Анна Свиринаны билгеләү турындагы карарны бертавыштан кабул итүләре - булачак уңышларыбыз­ның нигезе булып тора, - дип билгеләп үтте укыту бүлеге мөдире Наталья Жукова.
    Сыйфатлы белем һәм зур перспективалар алырга теләүчеләр үз документларын А.Н.Туполев исемендәге КАИ- КНИТУның «Восток»Чистай филиалына тапшыра алалар. Бюджетка гариза бирү өчен соңгы көн - 26 июль, түләүле укуга - 12 август.
    Магистратурада белем алуга документларны 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин, 19 август - читтән торып укуга гариза бирү өчен соңгы көн.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: