«Безнең өстән дошман снарядлары очты, ә без алга бардык...»

Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Әхмәтшин 95еллык юбилеен билгеләп үтте.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәис абый энергияле, үзенең тормыш сөючәнлеген, оптимизмын саклап кала алган. Ветеранны әлеге бәйрәме белән котларга Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов килделәр. Алар ветеранга чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
– Без сезгә Бөек Җиңүгә керткән өлешегез, яшь буынны тәрбияләүдә башкарган эшләрегез өчен ихластан рәхмәт белдерәбез. Сез батырлыкның, каһарманлыкның якты үрнәге. Без сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Сезнең янәшәдә һәрвакыт якын, яраткан кешеләрегез булсын, – дип изге теләкләрен белдерде Михаил Ксенофонтов.
Рәис Әхмәтшин 1926 елда Сарман районы Нөркәй авылында туа.1943 елның ноябрендә 17яшьтә армиягә китә. МариАССРның Суслонгер станциясендә хәрби әзерлек үтә.
– Безне фронтка 1944 елда җибәрделәр. Башта бик куркыныч иде. Безнең өстән берсе артыннан икенчесе дошман самолетлары очты, ә без алга баруыбызны дәвам иттек. Башка юл юк иде – без Ватаныбызны сакладык! Сугышта һич кенә дә йомшаклык күрсәтергә ярамый: авырасаң – симулянт дип, әгәр атака вакытында артта калсаң – куркак дип саныйлар. Без бернигә карамый, бары алга атладык, – дип искә ала Рәис Мөхәммәт улы.
Рәис абый Волынск өлкәсе, Коваль шәһәрендә, аннары Польшада сугыша. Ветеран шулай ук Краков шәһәрен алуда катнаша. Кызганычка, сугыш яраларсыз булмый. Бөек Җиңү көнен ул Сакали шәһәрендә хәрби госпитальдә каршылый.
Госпитальдән соң рядовой-пулеметчы Рәис Әхмәтшинны чит ил гаскәрләренең тиз хәрәкәт итә торан төркеменә җибәрәләр. 1950 елның сентябренә кадәр ул Львовта хезмәт итә, бандеровчыларны юкка чыгаруда катнаша. 1955 елда гаиләсе белән Чистай шәһәренә күчеп килә, елга портына машина йөртүче булып урнаша, анда 36 ел фидакарь хезмәт итә
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 10:00Туберкулез белән бала да авырарга мөмкин Узган ел безнең шәһәрдә һәм районда туберкулезның 16 очрагы теркәлгән.5700
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.8800
-
13 апрель 2021 - 10:00Татуировка «армиядән качарга» ярдәм итмәячәк Медицина тикшерүе үткәндә психиатр шулай ук армиягә чакырылучы тәнендәге киселгән һәм пешкән урыннарга игътибар итәргә мөмкин.7700
-
13 апрель 2021 - 09:26Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый! «2FAN» YouTube-каналында беренче тапкыр башкорт телендә ролик чыкты.5900
-
13 апрель 2021 - 09:04Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.9100
-
12 апрель 2021 - 10:00Яр буен төзекләндерү буенча идеяләр бар! Шәһәрдә яшәүчеләр иске пляж территориясен нинди итеп күрергә теләүләре турында сөйләделәр.8101
-
10 апрель 2021 - 16:00Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).10901
-
10 апрель 2021 - 10:00Туган җанлы абыем Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килүче олы йөрәкле туганың булу - зур бәхет.10501
-
9 апрель 2021 - 15:30«Китап» татар милли радиосына вакыт җитми Һәр нәрсәнең хикмәте бар дигәндәй, бу Татмедиа укулары да шәп булып чыкты әле! «Китап» радиосы белән матбугат конференциясе була дигәч, тотындым эзләнергә.12702
-
9 апрель 2021 - 10:00Балыкны закон бозып сатканнар Алар балыклы урыннарның кайда булуын яхшы беләләр. Сүз кармак тотып утырырга яратучылар турында түгел, ә балык сатыла торган урам сәүдәсе нокталарында тикшерү белән барган контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре хакында бара.10802
-
8 апрель 2021 - 18:00Яраткан шөгыль бәла китерергә мөмкин Язгы бозның ышанычсыз булуына карамастан, һәвәскәр балыкчылар бүгенге көнгә кадәр Чулманга йөриләр.11801
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16800
-
26 февраль 2021 - 15:46«Союз отцов» - о безопасности детей
-
11 декабрь 2020 - 22:36На основном канале вышли - Наши новости 11.12.20
-
Голосуйте за участников конкурса "Мое хобби"" Голосование
-
8 апрель 2021 - 15:39«Әбүнәче көне»!14 апрель көнне, 10нан 13 сәгатькә кадәр, Ленин урамындагы үзәк почта элемтәсе бүлекчәсендә «Әбүнәче көне» була.11702
-
10 апрель 2021 - 16:00Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем Бөек шагыйрь Г.Тукайны бөтен дөнья халкы хөрмәтләп искә ала. Чөнки ул үзенең кыска гына гомерендә 27 яшендә йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр-мирас калдыра.(1896елның апреле һәм 1913 елның апреле).10901
-
10 апрель 2021 - 10:00Туган җанлы абыем Теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килүче олы йөрәкле туганың булу - зур бәхет.10501
-
13 апрель 2021 - 09:04Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Чистополь-информ"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73817 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Данилова Наталья Николаевна
Адрес редакции: 422980, РФ, РТ, г.Чистополь, ул.Ленина, 2-а.
Телефон редакции: 8-84342-5-10-60; 8-84342-5-10-57 (РЕКЛАМА).
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: chis2006@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика