Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Безнең районда сөт нинди бәядән сатыла?

    Республикада, шул исәптән бездә дә, соңгы айларда сөткә сатып алу бәяләре үсә башлады.

    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль район хакимиятләре белән берлектә үткәрелгән эшеннән соң, халыктан сатып алына торган сөтнең бәясе уртача 3 сумга артты.
    Чистай районында сатып алу бәясе уртача 24 сум тәшкил итә (Кама аръягы зонасында иң югарыларның берсе).
    - Хәзер районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре бер тәүлектә 60-61 тонна сөт савып алалар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Радик Вафин. - Әлбәттә, узган ел белән чагыштырганда бераз калышу бар, әмма, тулаем алганда, терлекчеләр ярыйсы гына эшлиләр.
    Шулай, «Кутлушкино» хуҗалыгында бер сыердан - 13,6 килограмм, «Мөкатдисов» КФХ сында 16,4 килограмм сөт савып алалар. Ә бит элеккеге елларда бары җәен генә бер сыердан шундый күләмдә сөт савып ала торган булганнар!
    - Без сөт эшкәртүчеләргә сатып алу бәясен арттырырга тәкъдим иттек, - ди «Кутлушкино» фирмасы җитәкчесе Альберт Мингалимов, - һәм хуплау таптык. Хәзер Чистай сөт комбинатына тәүлегенә 11,5 тонна сөт алып барабыз, тоткарлыкларсыз түлиләр, өстәвенә, бер килограмм сөтнең бәясе хәзер 27,1 сум тәшкил итә. Бу тере акча, без аны үз ихтыяҗларыбызга тотабыз.
    - Сөт терлекчелегендәге хәлгә, аграрчыларның нинди сыйфаттагы сөтне, нинди бәядән сатып алуларына, атна саен мониторинг үткәрергә кирәк, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин. - Безгә күләм түгел, ә бер сыердан, һәр литр сөттән күпме акча керүе, аның мөмкин кадәр югарырырак бәядән сатып алынуы мөһим, әмма һәрвакыт та шулай килеп чыкмый.
    Хәзер бер сыердан савым буенча Чистай районы республика рейтингы уртасында тора - 10,4 килограмм. «Кутлушкино» фирмасы мисалы хәтта психологик планда мөһим - хәзер авыл кешеләре фермалар продукциясен кышын да кулай бәядән сата алалар.
    Шул ук вакытта кайбер хуҗалыкларга бер килограмм сөтне 22-23 сумга гына тапшырырга туры килә. Фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына тагын да авырга туры килә. Алар сөтне алып-сатарларга түбән бәядән саталар.
    Сөт авыл кешеләренең кассаны тулыландыруның бердәнбер чыганагы булганда, ә минераль ашламалар һәм техникага запас частьләр сатып алырга кирәк булганда аны сатып алу бәяләрен арттыру көнүзәк булып тора.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: