Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең кул көрәштерүчеләребез чираттагы тапкыр Европаны яуладылар

Польшада, Катовице шәһәрендә армрестлинг буенча Европа чемпионаты чистайлылар өчен җиңү белән тәмамланды. Россия җыелма командасы составында безнең спортчыларыбыз җиде көн дәвамында чемпионнар исеме яуладылар.

Чистай армрестлинг мәктәбе вәкилләре менә дигән нәтиҗә күрсәттеләр! Иң яшь спортчылар - спорт мастерына кандидат Крис­тина Гаранина һәм Адилә Фаздалова «алтын дубль» ясадылар. Көндәшләргә мөмкинлек калдырмадылар! Исегезгә төшерәбез, узган елны алар шулай ук Европа чемпионнары булдылар!
- Миңа икенче тапкыр шундый дәрәҗәдәге ярышларга эләгү насыйп булды. Мин моңа чиксез шатмын. Бу юлы Европа чемпионтыт Польшада үтте. Ярышны оештыру һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә булды, - дип билгеләп үтә Адилә. - Кабат чемпионатта булу һәм Европа илләреннән дуслар белән күрешү күңелле булды, алар белән без социаль челтәрләр аша ел дәвамында аралашып тордык.
Спортчы кызлар категориясендә кызлар күп булмаса да, аларның барысы да тәҗрибәле, лаеклы көндәшләр иде.
- Ярышлар алдыннан мин бик күп шөгыльләндем, җиңү яуламаган булсам, бик күңелсезләнер идем. Шуңа күрә мин үз-үземне бары җиңүгә көйләдем, - ди чемпион кыз.
-Ә шәһәрне күрә, аның урамнары буйлап йөри алдыгызмы? - дип кызыксынам Адиләдән.
- Шәһәрнең барлык истәлекле урыннарын, кызганыч, күрә алмадым, әмма шәһәр бик ошады, чиста һәм матур.
Адилә Фаздалова халыкара класс­лы спорт мастеры Радик Камаловта шөгыльләнә, Россиянең чемпионы шулай ук 65 килограммга кадәрге авырлык категориясендә хатын-кызлар арасында да көчен сыный, анда алтынчы һәм җиденче урыннар яулый. Радик Камалов җитәкчелегендә чемпионатта Александр Власов та чыгыш ясый һәм лаеклы көрәш күрсәтә.
Спорт мастеры Ксения Зорянкина өчен бу чемпионат бик күп сюрпризлар әзерләргә мөмкин иде, чөнки быел ул яңа яшь категориясенә - 21 яшькә кадәрге яшьләр арасына күчте. Ксения җайлаша алды һәм өметләрне аклады. Сул кулга көрәштә ул Белоруссия спортчысына гына оттыра һәм икенче урын ала. Әмма кыз үз-үзен кулга ала һәм уң кулга көрәштә чемпион исемен яулый.
Юниор кызлар менә дигән нәтиҗә күрсәтсәләр, хатын-кызлар беренче көннән үк уңышсызлыкка юлыгалар.
Халыкара класслы спорт мастеры Виктория Воронина сул кул белән көрәшкән вакытта кулын имгәтә һәм бары бишенче урын гына яулый. Икенче көнне, имгәнүенә һәм табибларның кисәтүләренә карамастан, ул уң кулга көрәшне дәвам итә. Терәксез диярлек көрәшеп, ул суперфиналда Венгриядән килгән спортчыга гына бирешеп, икенче урын яулый ала.
- Килеп чыккан хәлне исәпкә алганда бу менә дигән нәтиҗә, - дип билгеләп үтә спортчы кыз.
Кызлар «Лидер» балалар-яшүс­мерләр спорт мәктәбендә Рос­сия­нең атказанган тренеры Фоат Уразгильдиевта шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев