Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең газетага язылучылар өчен генә

Язылу кампаниясе кысаларында 30 ноябрьдә районара почтамтның төп офисында нәкь менә "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасының потенциаль укучылары өчен промо-акция узачак.

Шундый чара "Татмедиа" ААҖнең баш подразделениесе тарафыннан Татарстанның алты эре шәһәрендә, шул исәптән бездә дә оештырыла. Почтаның үзәк бүлеге бинасына кергәндә үк сез тиешле атрибутлары булган бәйрәм атмосферасына эләгәсез, бу, билгеле, матур кәеф тудырырга ярдәм итә. Промо-акцияне алып баручылар вакытлы басманы тәкъдим итәчәкләр, 2013 елның беренче ярты еллыгына газетага язылуны рәсмиләштерергә чакырачаклар, викторина уздырачаклар, анда катнашып газетабыз турында нәрсә белүегезне күрсәтә алачаксыз. Очрашу уңай хисләр вәгъдә итә. Күргәннәрдән канәгать калырсыз,сезнең активлык бүләкләнеләчәк. Акция 11.00 сәгатьтә башланачак, билгеле инде, без сезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев