Безнең газета битләрендә сез нәрсә күрергә теләр идегез?
Газета редакциясе коллективы басманы тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итү өчен укучылар фикеренә һәрвакыт колак сала. Бу максаттан без сораштыру үткәрергә һәм газета битләрендә район тормышын тиешле дәрәҗәдә яктырта алабызмы – шуны белергә, әбүнәчеләребезнең теләкләрен тыңларга уйладык.
Вера Яковлева, лаеклы ялда:
– Газетаны алдырам, һәрчак рәхәтләнеп укыйм. Минемчә, анда район тормышының барлык яклары: мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, мәгариф, дин һәм башкалар турында сөйләнә. Һәркем анда үзе өчен нәрсәдер таба дип уйлыйм. Мин җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, кешеләр турында материаллар, мәдәни чаралар күбрәк басылуын теләр идем. Газета битләрендә таныш кешеләрне күрү һәрвакыт күңелле.
Татьяна Плотникова, яшь әни:
– Яхшы яңалыклар, мәсәлән, узган чаралар, алда торган конкурслар турында хәбәрләр күбрәк булсын иде. Күренекле кешеләрнең тормышы, шулай ук мәдәният һәм сәнгать турында укырга бик яратам.
Павел Просвиркин, студент:
– Минем әти-әнием «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре»н) алдыра, аны мин дә еш укыйм. Бәйрәмнәр турындагы мәкаләләр ошый, чөнки кайвакыт аларны барып күрергә вакыт юк. Спорт турында язмалар күбрәк булсын иде. Редакция журналистларына яхшы яңалыкларның күбрәк булуын һәм аралашучан әңгәмәдәшләр телим.
Анастасия Гаранина, шәфкать туташы:
– Без газетага бөтен коллективыбыз белән язылабыз. Газетада барысы да ошый, ул замана белән бергә атлый, эчтәлекле һәм кызыклы. Газетада гадәти булмаган рецептлар белән аерым бит яки колонка күрәсе килә. Тиздән кышка әйберләр әзерләү чоры башланачак, сез тәкъдим иткән рецептлардан файдаланасы килә.
Айрат Мостафин, эшмәкәр:
– Компьютер технологияләре дөньясындагы яңалыклар мине барыннан да бигрәк кызыксындыра. Моннан тыш, газета битләрендә файдалы интернет-сылтамалар турында мәгълүмат барлыкка килсә яхшы булыр иде.
Гүзәлия Яруллина, психолог:
– Газетаның төрле кызыклы конкурсларны күбрәк үткәрүен телим. Мин актив һәм иҗади кеше, шуңа күрә аларда бик теләп катнашыр идем. Шулай ук газета битләрендә мода һәм стиль, сәламәт яшәү рәвеше турында материаллар күрәсе килә. Күңел ачу сәхифәсе дә комачауламас иде. Гороскоплар, сканвордлар һәм кроссвордлар – теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен һәрвакыт кызыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев