Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Безнең форпостлылар Универсиадада эшләячәк

"Форпост" яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте активларының республика өйрәнү җыеннарына безнең шәһәр вәкилләре дә чакырылган иде.

Киләсе елда Казанда узачак универсиада вакытында иминлек тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнары белгечләре белән бергә Татарстанның ун районыннан, шул исәптән Чистайдан да форпостлылар катнашачак. Безнең отрядта ун кеше, алар педагогия көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Җыен кысаларында лекцияләр укылган, укытучылар сыйфатында ТР Эчке эшләр министрлыгының, Мәгариф министрлыгының, федераль иминлек хезмәтенең бүлек җитәкчеләре, әйдәүче белгечләр чыгыш ясадылар. Хокук, гомумфизик әзерлек, кул көрәше, сафта йөрү буенча күнегүләр үткәрелде. Беррәттән "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (мәктәпләр) берләшмәләренең муниципаль үзәкләр җитәкчеләре өчен уку курслары узды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев