Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең дуэт Парадельфия уеннарында катнашты

Ижевскида икенче тапкыр халыкара Парадельфия уеннары узды. Анда «Филантроп-2018» халыкара премиясенә ия булган безнең «Шатлык» бию дуэты да катнашты.

Төрле мәдәният һәм сәнгать төрләрендә Аргентина, Италия, Испания, Кытай, АКШ, Чили, Япония, барлыгы 22 илдән физик мөмкинлекләре чикләнгән 1,5 мең кеше ярышты. Россия командасы составында шулай ук чистайлылар белән бергә «Эмоция» инклюзив театры һәм Казаннан күрмәүче журналист катнашкан. Безнең артистларыбыз – Валентина Солдатова һәм Рифкать Гардиев «Бию сәнгате» номинациясендә «Зур фигуралы вальс» һәм «Очрашу» татар биюе белән чыгыш ясадылар, алар республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан сайлап алынды.
– Оештыручылар тарафыннан барысы да җентекле уйланылган, хәтта юлларда уңайлыклар булдыру турында да кайгыртканнар, – дип билгеләп үтте Валентина Солдатова. – Казанда транзит поездына барлык уңайлыклары булган махсус вагон беркеткәннәр, шул исәптән коляскада утыручы инвалидлар өчен. Шулай итеп, без Ижевскига кадәр уңайлыклар белән бардык һәм кире кайттык. Безнең делегацияне Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Рәшит Фәтхуллин җитәкләде. Аның даими игътибары ярдәмендә без анда бару, яшәү һәм туклану буенча бернинди проблемалар да белмәдек.
– Безнең өчен менә дигән мәдәни программа әзерләнгән иде, бу форумда теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер торучы 600гә якын волонтер җәлеп ителде, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Рифкать Гардиев. – Чыгышлар төрле мәйданчыкларда узды, әмма бернинди дә көндәшлек булмады. Һәркем өчен шундый дәрәҗәле ярышларда катнашу үзе күпкә мөһимрәк.
– Ә без, катнашучылар, бер-беребезнең телен белмәсәк тә, елмаю, билгеле хәрәкәтләр ярдәмендә көчле ярдәм тойдык, – дип ассызыклый Валентина Георгиевна. – Мәсәлән, сәхнәдә чукрак-телсезләр чыгыш ясаганда, без кулларны күтәреп, бармак хәрәкәтләре белән чыгышларыннан соклануыбызны белдердек.
Илебезнең гимны яңгыраганда без зур горурлык кичердек. Алга китеп шуны да әйтәсем килә, Россиянең иҗади җыелма командасы халыкара Парадельфия уеннарында беренче гомумкоманда урыны алды. Без җиңүче команда уңышына үзебездән өлеш кертүебезгә шатбыз! Икенче урында – Белоруссия вәкилләре, өченчедә кытайлар булды.
Мин бик күп методика материаллары, үземнең «Кәеф» бию клубы өчен кызык­лы күнегүләр, күзәтүләр, тәҗрибә туплап кайттым. Парадельфия уеннарында катнашу узып баручы елның иң матур вакыйгасы булып минем хәтеремдә калачак.
Язма геройларым фикеренчә, шундый иҗат форумында катнашу бик файдалы, чөнки анда һәркем ия булганына шөкер итә. Берәүләр ишетми, күрми, әмма хәрәкәтләнә алалар, башкалары инвалид коляскасында утыралар, әмма әңгәмәдәшләрен күрәләр, ишетәләр...
Репетицияләрдән, чыгышлардан тыш, шәһәр буйлап экскурсиядә йөрү, шул исәптән Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексына бару һәм хәтта автоматлардан һәм пневматик коралдан ату мөмкинлеге була. Чистайлылар хореография буенча мастер-классларда булганнар һәм үзләре дә анда катнашканнар.
– Безнең көтелмәгән, күңелле очрашулар күп булды, – ди Рифкать Гәрәйхан улы. – Мин Интернет аша аралашкан үземнең кайбер дусларым белән шәхсән танышу бәхетенә ирештем. Мәсәлән, уеннарда катнашырга Мурманскидан килгән күрмәүчеләр мине тавышымнан таныдылар, Ижевскидагы танышым минем белән очрашу өчен форумга махсус килгән.
Курск шәһәреннән музыка укы­­тучысы безнең Чистайдан килгәнебезне белгәч, яныбызга килде дә: «Ә сез Рифкать Гардиевны белмисезме?» – дип сорады. Менә нинди очрашу!
– Ә мин биредә Киров өлкәсеннән танышым белән күрештем, – дип сөенеп билгеләп үтте Валентина Солдатова. – 2016 елда без аның белән икәү «Автор җыры» номинациясендә «Филантроп» премиясенә ия булган идек. «Ә хәзер кая барырга җыенасыз?» – дип кызыксынды ул минем уңышларыма сөенеп.
– Минем дә сезгә шул ук сорауны бирәсем килә: планнарыгыз нинди?
– Яңа юл безне Тайваньга алып килер дип өметләнәм. Киләсе елда анда «Филантроп» халыкара премиясе лауреатлары командасының баруы планлаштырыла, бәлки, безгә дә бәхет елмаер һәм безне дә аның составына кертерләр. Көтәчәкбез һәм эшләвебезне дәвам итәчәкбез!
Авырлыкларны, бар киртәләрне үтеп, күңел күтәренкелеге саклап калган һәм ирешелгәннәрендә туктап калмаган шушы иҗади сәләтле кешеләргә уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев