Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең делегация Наро-Фоминскида булып кайтты

Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәрләрен тугандаш шәһәрләр дисәң дә була. Бүгенге көндә Кантемир дивизиясендә безнең 17 якташыбыз хезмәт итә.

Традиция буенча Чистай районы делегациясе ел саен Наро-Фомискидагы элиталы хәрби частьта хезмәт итүче якташ солдатларыбыз янында булып кайта.

Күптән түгел чираттагы очрашу булды

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җитәкчелегендә безнең делегация Мәскәү өлкәсенә Наро-Фоминск шәһәр округы көненә һәм хәрби дан шәһәре оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килде. Наро-Фоминск һәм Чистай шәһәре тугандаш шәһәрләр булып саналалар.

Шушы вакыттан башлап Чистай районы һәм Кантемир гвардия танк дивизиясе арасында ныклы дуслык җепләре урнашты. Ике яклы килешү төзегәннән соң безнең район егетләре элиталы дивизиягә максатчан тәртиптә ашыгыч хез мәткә чакырылалар.

Бүгенге көндә анда 17 Чистай солдаты, моңардан тыш 2 кеше ашыгыч хезмәттән соң контракт сис темасы буенча хезмәт итә. Шул көннәрдә безнең 14 якташыбыз әлеге дивизиядә хезмәт итәчәк.

Муниципаль власть вәкилләре һәм солдат әниләре әлеге чарада катнаштылар. Быел ике солдат әнисенә үз балаларын хезмәт урынында күрү бәхете елмайды.

Чистай егетләре өчен татар кухнясы көне үткәрү традициягә әверелде. Барлык хезмәт итүче солдатларны полкның бер ашханәсенә җыйдылар. Солдатларны татар кухнясының тәм-томнары белән сыйладылар.

Очрашуны РФдагы ТР Вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Илдар Мөхәммәдьяров һәм Чис тай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов ачып җибәрделәр. Якташлар алдында кеше хокуклары буенча уполномоченный ярдәмчесе Геннадий Осипов һәм Россиянең Эчке эшләр ветераны Азат Әкбәров чыгыш ясады.

– Егетләр, сезнең намуслы хезмә тегезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүген сезнең хакта күп яхшы сүзләр әйтелде. Сезгә уңышлы хезмәт телибез, без сезне көтәбез! – дип якташ солдатларга мөрәҗәгать итте Михаил Ксенофонтов.

– Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары өчен төп бүләк – синең укучыларыңның алган белемнәрен хезмәт барышында куллануларын күрү. Укучыларыбыз турында яхшы сүзләр генә ишетү – безнең өчен зур горурлык. Әти-әниләрегезгә шундый уллар үстерүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! – диде Азат Әкбәров.

Солдатлар үзләренең туган яклары, якыннары, дуслары турында сөйләделәр. Ә делегация әгъзалары туган шәһәребездәге яңалыклар белән уртаклаштылар.

Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге рәисе урынбасары, РФдәге Татарстан Республикасы Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы офицерлар клубы әгъзасы Рафат Динюшев, Наро-Фоминск шәһәр округының хакимият башлыгы урынбасары Михаил Янковсий, дивизия командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары, полковник Павел Нечерда үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

Солдатлар яшь чистайлыларга видеомөрәҗәгать юлладылар.

– Мин биредә күп нәрсәгә өйрәндем, күп нәрсә белдем. Барлык армия хезмәтенә чакырылучыларның, булачак солдатларның армия хезмәтеннән курыкмауларын телим. Армиядә егетләр чын ир-атларга әвереләләр. Ватанны сак лау –мактаулы эш! – дип билгеләп үтте рядовой Лев Максимов.

Бүләк сыйфатында солдатларга Татарстанда һәм Чистайда җитеш терелгән тәм-том пакетлары тараттылар. Ә аннары дивизия ансамбле катнашында бәйрәм концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев