Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең арада геройлар яши

Өяз шәһәре музеенда батырлык һәм гражданлык позициясе күрсәткән төрле буыннарның "Минем Россиям геройлары" дип аталган очрашуы узды.

Анда сугыш ветераннары һәм замандашларыбыз, кадет мәктәп-интернатта укучылар катнаштылар. Сугышның бөтен авырлыкларын кичергән Павел Иванович Уралов 90 яшьлеген билгеләп узды. Бөтен ил өчен дәһшәтле вакыйгаларга кадәр ул фельдшер-акушерлык мәктәбен тәмамлаган, фронтта пулемет взводына эләккән. Аның өлешенә шактый сынаулар төшкән. Үзенең хәрби биографиясе турында ул шигырьләрдә сөйли, ачы, хакыйкый баллада.
"Выстрел" хәрби-патриотик отряды эзтабарлары озак еллар дәвамында хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы солдатларын эзләүне алып баралар. Аның җитәкчесе Дмитрий Юдин киләсе елда булачак эш турында сөйләде. Чистайлылар Волгоград өлкәсе Городищенский районында эзләүләр алып барырга планлаштыралар. Архив материаллары белән билгеле эш үткәрелгән. Трактор заводы районында ополченецлар белән бергә һава оборонасына каршы полк нык тора, ул, нигездә, 18 яшьлек кызлардан торган.
Очрашуга чакырылганнар арасында "Арабелла" туристик теп­лоходы капитанының өлкән ярдәмчесе, 17 нче мәктәпне тәмамлаган Роман Фадеев та бар иде. Ул экипажның ун әгъзасы арасында "Коткару хакына берләшү өчен" медале белән бүләкләнгән.
-"Борт артында кеше" дигән команда керде, -дип искә ала ул. - Өйрәнүләрдә ул еш кына эшләнә иде. Инструкция буенча таләп ителгәннәрнең барысын да үтәдек. Моның өйрәнү тревогасы түгел, ә чынбарлыктагы хәл булуын беркем дә күз алдына китерә алмады. 1-2 сәгать элек кенә без бергә причал янында тора идек. Бортка күтәрелгән кешеләрнең йөзләрен бервакытта да онытырлык түгел. Алар үз туганнары, танышлары турында сораштырдылар. Фаҗига бик күп кеше гомерен алып китте, алар арасында балалар да шактый иде. Наташа Петрова һәм Ләйсән Дәүләтшина кадет мәктәбе укучылары, яшь булуларына карамастан, алар шулай ук батырлык кылганнар, ачык кое люгына төшеп киткән кечкенә малай Максим Лошмановны коткарганнар.
Барлык геройлар хөрмәтенә кадет мәктәп-интернат укучылары башкаруында җырлар яңгырады, рәхмәт йөзеннән чәчәкләр тапшырылды, музей буенча экскурсия үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев