Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Безгә яктылык бүләк итүегез белән без, чистайлылар, бәхетле»

Нина Степановна Харитонова турында «Кичен аның тәрәзәсендә ут янды» («По вечерам в ее окне горел огонь») дип исемләнгән китапны чыгарырга әзерләнәләр.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Чистайның мактаулы гражданины Нина Степановна Харитонованың вафат булуына алты ел узды. 17 ноябрьдә аңа 93 яшь тулган булыр иде. Аның бәһасез хезмәтләре әле дә шәһәр һәм район хакына хезмәт итә, ә Нина Степановнаны чистайлылар аерым җылылык һәм хөрмәт белән искә алалар.

1945 елда мәктәпне тәмамлап, Нина Степановна педагогия институтына филология факультетына укырга керә. Диплом алгач, үзе укыган 1нче мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта, аннан соң 16нчы урта мәктәптә эшли.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, Нина Степановна бөтен гомерен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлый. Әмма ул яхшы педагог буларак кына түгел, ә менә дигән кеше, туган шәһәре тарихын яхшы белүче буларак та билгеле. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда булган язучылар белән хатлар язышкан. Нина Степановна – «Чистай битләре» («Чистопольские страницы») китабының автордашы, шулай ук ул «Җиңү солдатлары» («Солдаты Победы») китаплар сериясен чыгаруга илһамландыручы да була.

Битараф булмаган чис тайлылар озак вакыт дәвамында Нина Степановна Харитонова турындагы «Кичен аның тәрәзәсендә ут янды» дигән китап өчен материаллар туп ладылар. Җыентыкта фи кердәшләренең, хез мәт тәшләренең ис тә лек ләре, Нина Степа нов наның фәнни мә ка ләләре, төрле еллар дагы фоторәсемнәре урын алды.

Без газета укучыларыбыз игътибарына җыентыкта урын алган бер материалны – Рифкать Гәрәйхан улы Гардиев истәлекләрен тәкъдим итәбез. Ни кызганыч, әлеге киң күңелле кеше күптән түгел безнең арабыздан китте, әмма аның Нина Степановна белән беренче очрашуы, мөһим проектлар өстендә эшләү турындагы җылы истәлекләре нәшер ителәчәк китап битләрендә калачак һәм, һичшиксез, киләчәк буыннар өчен үрнәк булачак.

 

Без чирек гасыр таныш идек

Мин Нина Степановна Харитонова белән 1989 ел башында таныштым. Кайсы айда икәнен әйтә алмыйм, әмма елын төгәл хәтерлим. Без Бөтенроссия сукыр лар җәмгыятенең Чис тай җирле оешмасы ое шуга 60 ел тулуны бил геләп үтәргә әзерләнә идек. Ул чакта әле аны булдыруның башында торган ветераннар исән иде. Алар киңәше белән мин «Ленинский путь» («Ленин юлы») район газетасы редакциясенә төрле елларда күрмәүчеләр тормышы турында чыккан мәкаләләрне архивтан эзләп табарга ярдәм итүләре үтенече белән шалтыраттым. Миңа Өяз шәһәре музеена мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Мин шулай эшләдем дә. Ул вакытка без инде таныш булган музейның фәнни хезмәткәре А.М. Карасев, үтенечем турында ишетеп, мине Укытучы йортына чакырды, анда «КЛИО» Ватан тарихын өйрәнүчеләр клубының оешу җыелышы үтәргә тиеш иде. Хәзер инде онытылган клуб утырышында катнашкан искиткеч кешеләр арасында Нина Степановна да бар иде.

Күрмәү миңа кеше турында аның тышкы кыяфәте буенча фикер йөртергә мөмкинлек бирми, әмма тавыш, интонация, аралашу рәвеше күп нәрсә сөйләргә мөмкин. Ул кичтә Укытучы йортына җыелган кешеләр, һичшиксез, шәһәребезнең зыялылары иде. Бу хакта ул чорда, үзгәртеп кору елларында, алар күтәргән әһәмиятле темалар гына түгел, ә аларның нинди сүзләр белән сөйләшүләре дә дәлилләде. Мин шунда ук бик тыныч, әмма ышанычлы һәм төгәл итеп фикер йөрткән хатын-кызның тавышына игътибар иттем. Сөйләменнән үк мин Нина Степановнаның төп чистайлы икәнен аңладым, ә безнең күпчелегебезгә хас булган паразит сүзләр кулланмыйча сөйләшүеннән аның аудитория белән идарә итәргә күнеккән, тәҗрибәле укытучы булуы турында чамаладым. Еллар узу белән мин беренче тәэсирләремнең дөрес булуына инандым.

Соңыннан Нина Степановна сукырлар җәмгыятендә еш чыгыш ясады. Без шәһәр тарихы турында аның чыгышын тын да алмыйча тыңладык. Аның белән аралашканда, без Чис тайга эвакуацияләнгән язучылар белән бергә Чулман буендагы сәү дәгәрләр шәһәре өчен горурлык хисе кичердек, шәһәребезнең тар урамнары буйлап йөрдек, мәктәп елларыннан ук таныш булган М. Исаковский, Б. Пастернак, М. Петров, Н. Асеев шигырьләрен

яңача укыдык.

2003 елның декабрен нән мин «Ступени» әдәби берләшмәсе утырышларына йөри башладым. Берничә ел элек барлыкка килгән шигырьләр язуга тартылу язучылар белән аралашуны таләп итте. Иҗатка беренче кыюсыз адымнарымның шаһиты Нина Степановнаның булуына мин чиксез шатмын. Нәкъ менә аңа «Йөрәк җылысын сезгә кайтарам» («Тепло сердец вам возвращаю») җыентыгының кулъязмасын ышанып тапшырдым. Без Мира Ивановна Максимова һәм Николай Васильевич Нарсеев белән булачак китап өстендә эшләгәндә, Нина Степановна барлык төзәтмәләрне җентекләп өйрәнде. Мин китап кулъязмасында кызыл каләм белән ясалган кисәтүләр генә түгел, ә кайчак уңышлы килеп чыккан урыннарны билгеләгән өндәүләр очравына бәхетле идем.

2006 елның декаб рендә Укытучы йортының тамаша залында «Йөрәк җылысын сезгә кайтарам» («Тепло сердец вам возвращаю») китабын тәкъдир итү булды. Мин Нина Степановнаның чыгышын, миңа карата әйткән җылы сүзләрен әле дә искә алам. Шу ның өстенә ул мин үзем элегрәк игътибар итмәгән берничә шигырь юлымны китерде. Аның сүзләреннән соң мин аларга яңача карый башладым. Ул алга таба чыккан җыентыкларымны тәкъдир итү кичәләрендә дә нәкъ шулай җылы һәм ышанычлы чыгыш ясады. Аерым алганда, ул тәрҗемәче буларак та минем эшемне хуплады.

Нина Степановна «Чис тай шагыйрьләр күзлегеннән» («Чистополь глазами поэтов») дигән открыткалар тупланмасын төзүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Барлык фотографияләр авторы Валентина Георгиевна Солдатова шәһәребезнең истәлекле урыннары турындагы мәгълүматларның дө рес леген ачыклау өчен Нина Степановнага очраклы гына мөрәҗәгать итмәде. Аның энциклопедик белемнәре тиешле төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта ул биналарга һәм һәйкәлләргә багышланган шигырьләрне игътибар белән укып чыкты, үз төзәтмәләрен кертте. Шуны да әйтәсем килә, әлеге кисәтүләр, төзәтүләр авторны һич үпкәләтми, ә киресенчә, үз иҗатыңны яхшыртырга мәҗбүр итә һәм алар бәһасез. Кызганыч, хәзер инде телефон трубкасын күтәреп, Нина Степановнаның номерын җыеп, аңардан киңәш сорап, эчкерсез сөйләшеп булмый…

2013 елда, Нина Степановнага Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия тапшыру уңаеннан, мин шигырь яздым, ә Валентина Георгиевна Солдатова аны көйгә салды. Әлеге җырны без «Восток» мәдәни-ял итү үзәге сәхнәсеннән икәү җырладык.

 

Годы вьются, словно кольца,

Оставляя добрый след.

Повезло нам, чистопольцам,

Что вы дарите нам свет.

 

Не спрошу я:

«Лет вам сколько?»

Разве в этом жизни суть?

Повезло нам, чистопольцам,

Рядом с вами ярче путь.

 

Все мы в прошлом

комсомольцы,

Прошлое для нас не блажь.

Повезло нам, чистопольцам,

Рядом есть учитель наш.

 

Не пойдем дорогой

скользкой

В чужедальние края.

Повезло нам, чистопольцам,

Есть надежнейший маяк!

 

Сколько знаний,

сколько пользы

Горожанам принесли.

Повезло нам, чистопольцам:

Что вы есть, вы – соль земли!

 

Рифкать Гардиев

 

Бүгенге көндә китап тулысынча эшкәртелгән һәм нәшер итүгә әзер. Әмма, ни кызганыч, моның өчен әлегә финанслау җитми. Басма дөнья күрсен өчен редколлегия акча җыюны игълан итте. Һәркем бу башлангычка үз өлешен кертә ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8-927-435-02-29 телефоны буенча (Валентина Георгиевна Солдатова) мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев