Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә дуслык, бер-береңә ярдәм итү кадерле

Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында өч мәсьәлә каралды.

Шуларның берсе буенча шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов чыгыш ясады. Ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча эшнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Руханилар, дин әһелләре тарафыннан төрле диндәгеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклауга һәм үстерүгә, бер-береңнең дини хисләренә хөрмәтне ныгытуга юнәлгән бик күп чаралар үткәрелә. Чын ислам кечеләр, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырту, олы яшьтәге кешеләргә ихтирам белән карау, нинди диндә һәм милләттә булуларына карамастан, мохтаҗларга ярдәм итүдән гыйбарәт. Безгә дуслык, үзара аңлашу, бер-беребезгә ярдәм итү кадерле.
Уку йортларында толерантлык дәресләре, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе, хәйрия ашлары, социаль ашханәнең эше, шәһәр дәрәҗәсендә гала-ифтар, Мәүлид үткәрү - болар барысы да изге максатларга хезмәт итә!
Совет утырышын алып барган «Чистай шә­һәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урын­басары Михаил Ксенофонтов башлык исемен­нән башкарган эшләре өчен мөхтәсибәткә рәхмәт белдерде.
Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең православие һәм мөселман руханилары белән актив хезмәттәшлекне ассызыклады. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 150дән артыг­рак этномәдәни юнәлештәге чара үткәрелгән. Шәһәр һәм авыл китапханәләре фондларында татар һәм рус телләрендә генә түгел, ә чуваш телендә дә әдәбият бар. Тагын бер кызыклы сан: безнең 20 иҗат коллективыбыз «халык» исемен йөртә. Узып баручы елда гына да өч авыл коллективы шундый мактаулы исемгә лаек булды.
Михаил Ксенофонтов билгеләп үткәнчә, төрле диаспораларны якынайту максатында мәдәният өлкәсендә күп нәрсә эшләнә. Күп милләтне берләштергән Нәүрүз бәйрәме моның ап-ачык мисалы булып тора. Хәер, без үз халык бәйрәмнәребезне яратабыз, башка милли бәйрәмнәрдә дә рәхәтләнеп ял итәбез һәм күңел ачабыз.
Утырышка ТҖС җитәкчеләре дә чакырылды. Эш шунда, күптән түгел Татарстан Респуб­ликасы Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча видеоконференция режимында үткән утырышта якташлык берләшмәләрен, ТҖСларны халык гореф-гадәтләрен, туган телне, милли мәдәниятне сак­лау буенча эшкә җәлеп итү турында тәкъдим яңгырады.
Утырышта сөйләшү шулай ук мигрантлар белән эшләүгә, тиешле теркәүдән башка безнең шәһәрдә яшәүче затларны ачыклауга кагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Совет