Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бездә уртаклык күп, үзара кызыксыну да бар»

Безнең шәһәргә дустанә сәфәр белән Наро-Фоминск шәһәр округы башлыгы урынбасары Михаил Янковский килде.

Чистай белән Наро-Фоминск арасында берничә ел элек үк җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. 2012 елдан башлап бу шәһәрләр тугандаш булып санала.

Моннан тыш, Чистай районы һәм Наро-Фоминскида урнашкан Кантемиров гвардиясе танк дивизиясе арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Ике яклы килешү нигезендә, Чистай районы егетләре элиталы Кантемиров дивизиясенә максатчан тәртиптә хезмәт итү өчен чакырыла башладылар.

Ел саен безнең районнан делегация Наро-Фоминск шәһәренә бара, шефлыкка алынган хәрби частьтә хезмәт итүче якташ солдатларыбызның хәлен белә.

Шундый очрашуларның берсе агымдагы елның маенда узды. Муниципаль хакимият вәкилләреннән һәм солдатларның әти-әниләреннән торган Чистай районы делегациясе бәйрәм чараларында катнашты һәм Кантемиров гвардиясе танк дивизиясендә хезмәт итүче якташ хәрбиләрнең хәлләрен белде. Өч әти-әнигә шефлыкка алынган хәрби частьтә улларын күрергә насыйп булды.

Күптән түгел Чистайга Наро-Фоминск шәһәр округы башлыгы урынбасары Михаил Янковский килде. Ул Чистайның 240 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты, шәһәр юбилее белән котлады, шәһәребезгә чәчәк атуын, ә анда яшәүчеләргә хезмәтләрендә зурдан-зур уңышлар теләде.

Район башлыгы Дмитрий Иванов Наро-Фоминск районы территориясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче Татарстан Республикасы хәрбиләрен патриотик тәрбияләүдә, халыклар арасында үзара аңлашуны, мәдәни хезмәттәшлекне ныгытуда Чистай районы хакимиятенә актив ярдәме өчен Наро-Фоминск шәһәр округы башлыгы Роман Шамнэга Рәхмәт хаты тапшырды.

Тугандаш шәһәр кунагы шулай ук шәһәр предприятиеләрендә, музейларда булды, аның өчен шәһәр урамнары буйлап экскурсия уздырдылар.

Борис Пастернак музее мөдире Любовь Демченко аңа шагыйрь, язучы, тәрҗемәченең Чистайга килүе, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

– Татарстанда мин беренче тапкыр һәм соңгысы булмас дип өметләнәм. Безнең Наро-Фоминск шәһәрендә инде берничә гасырлар дәвамында татар диаспорасы яши. Чистай районы егетләре инде берничә ел безнең хәрби частьләрдә хезмәт итәләр. Шушы уңайдан безнең шәһәрләребез арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, алар тугандашка әверелде. Бездә уртаклык күп, үзара мәнфәгатьләребез дә җитәрлек, алар безгә әлеге мөнәсәбәтләрне сакларга, дуслык җепләрен ныгытырга, якыннанрак танышырга, бер-беребездән үрнәк алырга мөмкинлек бирә. Безнең элемтәдә торуыбыз безгә казанышларыбыз, яңалыкларыбыз, гомумән, шәһәрләребез халкы иминлеге өчен барлык нәрсәләр белән уртаклашырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Михаил Романович.

Ул шулай ук алга таба хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

– Без алга таба да әлеге дустанә мәнәсәбәтләрне сакларбыз, аралашырбыз, шәһәрләребез сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт юнәлешләрендә һәм башка тармакларда яңа үрләргә ирешсен өчен тырышырбыз, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев