Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Без хәтерлибез һәм горурланабыз!

«Волга-Селект» агрохолдингы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм Чистай районында яшәүчеләрне Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итә.

9 Май – сугыш кырларында башларын салып, фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән кешеләр турында мөкатдәс хәтер көне.

9 Май – тынычлык һәм ирек бүләк итүчеләргә, фронтта һәм тылда көрәшүчеләргә һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне хәрабәләрдән күтәрүчеләргә рәхмәт белдерү көне.

9 Май – илебезнең барлык авырлыкларны җиңеп, шул коточкыч сугышта җиңә алуына шатлану көне.

Дистә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү, халкыбызның милли горурлыгы, сугышчан даны һәм батырлыгы символы буларак, безнең йөрәкләрдә кала.

Без Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез. Без аларга «Рәхмәт!» әйтәбез һәм ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, озын гомер телибез. Бәйрәм белән!

 

Хөрмәт белән, «Волга-Селект» ширкәте коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев