Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без театр сөючеләрне көтәбез!»

«Смешные люди» театры төрле яшьтәге һөнәр ияләрен – һәвәскәр актерларны берләштерә.

Театр нәрсәдән башлана? Константин Станиславскийның сүзләрен искә төшереп, күпләр элгечтән, дип җавап бирәчәкләр. Ә һәвәскәр театр, беренче чиратта, режиссер, актерларның һәм аңа катнашы булган барлык кешеләрнең энтузиазмыннан башлана.

Бүген без нәкъ менә шундый үзешчән коллектив турында сөйләячәкбез. Театр «Смешные люди» дип атала. Ул 2019 елда оешкан һәм төрле яшьтәге, диндәге кешеләрне, һөнәр ияләрен – 12 актерны берләштерә. Театрның режиссеры – Ирина Пискунова, нәкъ менә ул «Смешные люди» театрын оештыруда башлап йөрүче.

– Театрыгызга ни өчен шундый исем бирдегез? – дип кызыксынам Ирина Георгиевнадан.

– Без коллективыбызны беренче «Смешные люди» спектакле буенча атадык. Ул – XIX гасыр ахыры XX гасыр башында иҗат ителгән сатирик әсәрләргә нигезләнгән спектакль иде. Пьесада Аверченко, Дорошевич, Теффи, Чехов кебек авторларның әсәрләре файдаланылды. Коллективка беренче спектакль буенча исем биреп, мин укытучы Неля Гималееваның традициясен дәвам иттем. Яшь чакта аның «Эй, ты, здравствуй!» шундый ук принцип буенча исем алган театр студиясенә йөрдем. Ә коллективның нәкъ шулай аталуы безнең вакыт өчен символик дип саныйм. Күпләр безне мәзәк кешеләр дип саныйлар, чөнки без театрда җәмәгатьчелек башлангычларында уйнап, бернинди матди файда алмыйча, үз вакытыбызны, көчебезне һәм акчабызны сарыф итәбез. Әйе, бу шулай, аның каравы без яраткан шөгылебездән рәхәтлек алабыз һәм театрга карата булган мәхәббәтебезне тамашачылар белән уртаклашабыз, – дип сөйли Ирина Пискунова.

«Смешные люди» һәвәскәрләр театры 2019 елда оеша. Шул ук вакытта шул исемдәге спектакльнең беренче репетицияләре дә башлана. Аның премьерасы 2020 елда булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында ул 2021 елның мартында Укытучылар йортының мемориаль комплексы сәхнәсендә була.

– Музей-тыюлык директоры Александр Вячеславович Печенкинга безне сыендырганы, Укытучылар йортында бушлай спектакльләр куярга һәм репетицияләр үткәрергә рөхсәт итүе өчен рәхмәт әйтәсем килә. Анда спектакльләр куяр өчен аерым атмосфера хөкем сөрә, – ди режиссер.

– Коллективны ничек тупладыгыз, фикердәшләрне ничек таптыгыз?

– Беләсезме, бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем мәдәният учреждениесендә эшләү тәҗрибәм бар иде, мин кайбер үзешчән артистлар белән таныш идем. Бу да ярдәм итте. Мәсәлән, мин яшьрәк чакта укыган Аверченконың «Колокол» әсәрен алдым, аның буенча пьеса яздым, геройлар ачыкланды һәм менә бу әсәр нинди артистларның күбрәк кирәк булуын күрсәтте. Чеховның «Загадочная натура» әсәре белән дә шулай килеп чыкты. Бервакыт артист булырга хыялланган улын театрга алу үтенече белән бер ханым шалтыратты. Менә шулай минем Вольдемарым барлыкка килде. Кити кирәк булды – Татьяна Малхасян килде. Әнә шулай һәр әдәби әсәр кирәк булган артистларны туплады, коллектив менә шулай формалашты. Ә ике артист үзе килде һәм мин алар өчен рольләр сайладым.

Узган ел ахырында театр тамашачыларга тагын бер спектакль тәкъдим итте. Спектакль Пушкин әсәрләренә багышланган үзенчәлекле иҗат кичәсенә әверелде. Ул чистайлыларга ошады һәм тамашачылардан бик күп уңай фикерләр туплады, шуңа күрә коллектив әлеге спектакльне якын арада кабатларга планлаштыра. Әйтергә кирәк, «Смешные люди» театры тулысынча җәмәгать башлангычларында эшли, спектакльләргә керү бушлай. Барысы да коллективның үз көче белән эшләнә.

– Костюмнарны үзебез тегәбез, мөмкинлек булганда, ательега заказ биреп, үз акчабызга тектерәбез. Мәдәни-ял итү үзәге җитәкчесе Светлана Гринина безгә бу мәсьәләдә өлешчә ярдәм итә. Кайчагында артистлар өйләреннән кирәкле атрибутларны алып киләләр. Кыскасы, уртак тырышлык белән кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Спектакльләрне рәссам Максим Нелюбин бизи. Ул мине ярты сүздән аңлый, минем барлык уй-ниятләремне тормышка ашыра, кайчагында күз алдыма китергәннән дә яхшырак килеп чыга, – ди Ирина Пискунова.

Спектакльләрнең репетицияләре дә Укытучылар йортында уза. Нигездә, артистлар кич белән, эштән соң киләләр. Режиссер сүзләренә караганда, барысын бергә җыю авыр. Һәм бу

аларның теләкләре булмаудан түгел, ә эш яки уку графикларын җайлаштыра алмаганлыктан килеп чыга. Барлык актерлар – мәшгуль кешеләр, кемдер мәктәптә укый яки студент, кемдер эшли, лаеклы ялда. Әмма эштәге яки өйдәге мәшәкатьләр тыгыз булуга карамастан, һәркем яраткан шөгыле өчен вакыт таба, рольләрне ничек кирәк, шулай башкара.

– Мин шәһәребездә чын профессиональ репертуар театры булуы, аның даими нигездә эшләве турында хыялланам. Чистайда коллективлар күп һәм аларның берсе дә даими рәвештә спектакльләр күрсәтми. Мәсәлән, гаилә кич белән үз шәһәрендә театрга барырга тели, ә мөмкинлекләр юк, ә бит кечкенә шәһәрләрдә дә һәрвакыт театрлар эшләгән. Барлык театрлар да бер түбә астына берләшсен һәм тагын да күбрәк чистайлыларны, шул исәптән яшьләрне дә, мәдәни мохиткә җәлеп итеп, спектакльләр чиратлап куелсын иде. Форсаттан файдаланып, безнең тату командага театрда уйнарга теләүчеләрне чакырырга телим, бигрәк тә ир-ат актерларны көтәбез. Теләгән һәр кеше үзенең иҗади амбицияләрен безнең «Смешные люди» театрында тормышка ашыра алачак.

Актерлар сөйлиләр…

Татьяна Малхасян, төзелеш тармагында белгеч:

– Беренче тапкыр сәхнәгә мин 7 ел элек, «Эксперимент» театрында уйнаганда чыктым, шуннан бирле бу эшкә тартылдым. Хәзер «Смешные люди» театрында шөгыльләнүне дәвам итәм. Театрда уйнаганда, эчке канәгатьләнү алам, күңелем белән ял итәм һәм эшебез тамашачыларда уңай фикерләр тудырса, чын күңелемнән шатланам. Минем һәрвакыт сәхнәгә чыгасым килә иде һәм хәзер, балалар үсеп җиткәч, йорт төзелгәч, минем иҗат өчен вакытым барлыгына сөенәм.

Александр Захаров, студент:

– Театрда уйнаганда мин күп уңай хис-кичерешләр, тәҗрибә алам, талантлы һәм иҗади кешеләр белән аралашам. Соңгы рольләремнең берсе – Александр Сергеевич Пушкинның роле. Ул миңа бик ошады, мин аны яхшы уйный алдым дип уйлыйм. Һәр спектакль, һәр эш – минем өчен илһам чыганагы. Спектакльләргә әзерләнгәндә, мин күп яңалыклар туплыйм,үземдә яңа талантлар ачам, рухи яктан байыйм.

 

«Смешные люди», кемнәр алар:

Режиссер – Ирина Пискунова

Актерлар – Ирина Такмаева, Татьяна Малхасян, Юлия Закирова, Александр Захаров, Ирина Самойлычева, Ольга Потасьева, Алла Акинфеева, Халит Габделвәлиев, Земфира Хөснетдинова, Антонина Полякова, Анастасия Севостьянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев