Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без сезнең шактый авыр хезмәтегезне ихтирам итәбез!

Елның бик матур вакытында, җәй башында, социаль тармак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Берәүләргә - ныклы терәк, булышчы, икенчеләргә - алыштыргысыз ярдәмче булган хезмәткәрләргә күңел юмартлыгы, шәфкатьлелек, намуслылык хас. Аларның хезмәтләренә һәм игътибарына ялгыз картлык кичергән авыру кешеләр һәм авыр тормыш хәлендә калганнар мохтаҗ. Аларның барысына да сезнең катнашуыгыз, күңел җылысы кирәк!
Без сезнең шактый авыр хезмәтегезне ихтирам итәбез һәм шат күңелле, сабыр, яклаучысы булмаганнарга һәм көчсезләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Башкалар өчен эшләгән барлык яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын.
Шулай ук пенсия фонды идарәсе, халык мәшгульлеге үзәге, социаль иминиятләү фонды коллективларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим!
Дмитрий Иванов,
Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев