Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без һөнәрне сайламадык, ул безне сайлады»

«Судагы гаилә династиясе!» – барлык хезмәт биографияләре елга флоты белән бәйләнгән Гущиннар гаиләсе турында шулай әйтергә мөмкин.

Гаилә хезмәт династиясе – ул теләсә нинди производствоның, теләсә нинди тармакның горурлыгы. Әти-әниләре артыннан шул ук производствога килүче балалар да шактый. Буыннар бер-берсен алмаштыра. Өлкәннәрдән яшьләргә осталык, һөнәргә мәхәббәт күчә бара. Һәр буын предприятие үсешенә үзеннән өлеш кертә. Шулай итеп тулы династияләр барлыкка килә, аларның гомуми стажы дистәләрчә елга исәпләнгән.

Гущиннар династиясе исә шуның белән дә кызыклы, әлеге гаилә әгъ залары туганлык җепләре белән генә түгел, һөнәрләре белән дә бәйләнгән, алар сугышка кадәр һәм сугыш чорында һәм хәзер дә елга флотында хезмәт итәләр.

Гаилә башлыгы Лев Сергеевич балачактан ук капитан булырга, дөнья буйлап сәяхәткә чыгарга, төрле илләрдә булырга хыялланган. Үзенең хыялын тормышка ашыру өчен мәктәпне тәмамлаганнан соң 5нче номерлы һөнәри елга училищесына укырга кергән, аннан соң Казан елга техникумын тәмамлаган, бүгенгә кадәр елга портында кранда эшли.

Булачак тормыш иптәше Тамара белән 1972 елда танышкан. Нәкъ менә шуннан бирле әлеге гаиләне елга романтикасы үз эченә алып кереп киткән дә инде...

– Минем гаиләдә сәгатьчеләр дә бар, ә менә иремнең әти-әнисе, туганнары бар гомерләрен елгага багышлаганнар. Без танышканнан соң флот та минем тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде, – дип сөйли Тамара Михайловна.

Лев Сергеевич хезмәт юлын «Арагва» теплоходында башлый. Тормыш иптәше аны тумыштан механик дип саный, чөнки ул двигательләр эшен биш бармагы кебек белә, аларны күзен йомып та төзәтә ала. Бер ел ул пассажирлар теплоходында эшли, әмма үсәргә кирәк була. Беренче навигациядән соң ул йөзү составы мәктәбен үтә, шулай итеп үзенең квалификациясен күтәрә, билгеле теплоходта да яңа вазифа ала. Елга флотында үсү өчен Лев Гущинның якын туганнары үрнәк булып тора. Әтисенең карт бабасы Идел буйлап саллар агызган, бабасы Бөек Ватан сугышы еллларында башка егетләр белән бергәләп, яралыларны Волгоградтан чыгаруда катнашкан. Әбисе гомер буе моторист булып эшләгән, ә бабасы капитан булган. Әтисе йөк судноларында, озак еллар «Плес» теплоходында эшләгән.

Квалификациясен күтәргәннән соң Лев Гущинның хезмәт эшчәнлеге «Бородино» теплоходында дәвам иткән.

– Бу ике палубалы «Мотовилихинский рабочий» дип исемләнгән теплоход иде. Без навигациягә бергә китә идек, мин пешекче булып эшләдем. Безнең балаларыбыз туды, алар суда үстеләр диярлек. Берара вакыттан соң мин елга флотын ташладым, чөнки коры җирдә дә хуҗалык буенча эшләрне хәл итәргә кирәк иде. Гаилә зурая барды, балаларны мәктәпкә йөртергә кирәк иде, – дип сөйли Тамара Михайловна.

Гущиннар гиләсендә 12 бала! Алар ның барысы да диярлек елга көллиятен тәмамлаганнар, әтиләре кебек үк «Бородино» теплоходында эшләгәннәр. Хәзер инде оныклары үсеп килә.

– Әлеге эшчәнлеккә балалар бик тиз керешеп киттеләр, чөнки эшнең үзенчәлекләре белән таныш иделәр инде. Без аларны һәрвакыт үзебез белән ала идек, буш вакытыбызны теплоходта әти янәшәсендә үткәрдек, – дип билгеләп үтә минем әңгәмәдәшем.

– Гомереңнең күп өлешен өйдән читтә үткәрүне күз алдына да китерә алмыйм...

– Барлык елгачылар да навигаци азагында үзләренең шундый тормышына зарланалар,чөнки ярга бик чыгасы килә. Дөресен генә әйткәндә, кайтып ял иткәннән соң елга яңадан үзенә тарта башлый. Мартта акрын гына яңадан җыена башлыйбыз, – дип көлә Тамара Михайловна. – Шәхсән мин үзем тормышыбызны елга белән бәйләвебезгә бер дә үкенмим. Шундый вакытлар була, син һөнәрне сайламыйсың, ә киресенчә, ул сине сайлый. Минем тормыш иптәшем кечкенәдән үк теплоходта, абыйсы да шулай ук. Эш билгеле, бик авыр, аеруча кышын, теплоходта ремонт эшләре барганда, навигациягә әзерләнгәндә. Елга флоты үзенә тарта: эш авыр, әмма бер тапкыр бу стихиягә чумсаң, аңардан баш тартып булмый инде. Тора-бара хезмәттәшләр дә якын кешеләргә әверелә, чөнки елгачылар бердәм, тату команда булып яшиләр.

– Навигациянең нинди мизгелләре күңелегезгә кереп калды?

– Уңай мизгелләр бик күп. Әмма катлаулы хәлләр дә булгалады.

Кечкенә балалар белән авыр. Күз алдыгызга китерегез, теплоходның әйләнә-тирәсендә су... Бәләкәйләр артыннан карап кына торырга кирәк. Кызыбызга өч яшь вакытта без аны үзебез белән алган идек. Ул каютада уйнаганда, миңа тиз генә эш белән чыгарга туры килде. Кире керсәм, ул юк. Бөтен теплоходны әйләнеп чыктым, таба гына алмыйм. Ирем янына киттем. Бу вактта ниләр кичергәнемне күз алдына китерегез... Бар җирдән дә эзләдек. Нәкъ шул вакытта башымда ак чәчләр барлыкка килде дә инде...

Күпмедер вакыт үткәч, карыйм, кызыбыз безнең каютага таба килә... Гущиннар тормышында елга флоты белән бәйләнгән вакыйгалар шактый. Һәр гаиләдә теләсә нинди вакыйгалар килеп чыгып тора ләбаса! Гаилә динас тиясе дәвам итә. Тамара Михайловна үзенең олы оныгы Никита белән горурлана, ул шулай ук алар эзеннән киткән – флотта эшли, елгачылар династиясен дәвам иттерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев