Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без нинди һава сулыйбыз, нинди су эчәбез?

Гадәттәгечә, муниципаль районның һәр хезмәте узган, 2016 ел өчен үз эшчәнлегенә йомгак ясый.

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмә-планеркада башкарылган эш турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чистай, Спасс районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина сөйләде.
Аның чыгышы бик эчтәлекле, күләмле һәм кызыклы булды. Бүгенге сөйләшүдә без күтәрелгән сорауларның бары берничәсенә генә игътибар юнәлтергә булдык.
- Үткәрелгән чаралар комплексы безгә шәһәр һәм район территориясендә тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне саклап калырга ярдәм итте, - дип билгеләп үтә Флюра Хәйруллина, - авыруларның күпләп кабынып китүе теркәлмәде. Сәламәтлек саклауны бәяләүнең мөһим күрсәткече булып йогышлы авырулар тора, гомуми авырулар структурасында 40 проценттан артыграгы аларга туры килә. Гомуми йогышлы авырулар саны соңгы өч ел дәвамында республика күрсәткечләреннән тотрыклы рәвештә түбәнрәк булып тора.
Кискен респиратор йогышлы авырулар, грипп турында һәм алай гына да түгел
Грипп һәм кискен респиратор йогышлы авырулар иң актуаль медицина һәм социаль-икътисадый проблемаларның берсе булып торалар. Узган ел 6787 шундый очрак теркәлгән. Грипп белән авырау ике тапкырга кимегән, чагыштыру өчен 2015 елда 26 очрак теркәлгән иде.
- Иммунизация планы ничек үтәлде?
- Гриппка каршы прививкалар халыкның күп өлешенә ясалды (план 79,5 процентка үтәлде). Вакцинациянең файдасы турында күп сөйләргә була, әмма нәтиҗәсе күренеп тора. Агымдагы эпидемиологик чорда кискен респиратор йогышлы авырулар һәм грипп белән авырау безнең муниципаль районда эпидемия чигеннән 3,5 тапкырга түбәнрәк булды. Бер мәктәп тә, бер балалар бакчасы да ябылмады, бу вакцинация ярдәмендә генә шулай булды.
Өстәмә финанслау чыганаклары хисабына 620 кешегә прививка ясалды. Гриппка каршы прививка ясатуга акча бүлеп биргән предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен билгеләп үтәсем һәм үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртканнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Болар - "Чистай электр челтәре" челтәр компаниясе, "Чистопольгаз", "Энергостройсервис", "Михайловка" суыртып агызу станциясе, магистраль газ үткәргечләре идарәсе (Каргалы участогы), "Бетар" фирмасы, "НТЦ-Восток", "РИТЭК", "Жилищник", Яшел Үзән сөт комбинаты филиалы, аракы-шәраб заводы, үзәк базар.
Профилактик прививкалар, милли календарь кысаларында үткәрелгән халыкны иммунизацияләү авыруларның таралуын кисәтүдә сизелерлек уңышларга ирешергә ярдәм итте. Полиомиелит, столбняк, кызамык, эпидпаротит һәм кызылча авыруы теркәлмәде. 2006 елдан бирле дифтерия белән авырау теркәлми, бу дифтерия инфекциясенең эпидемия процессының тотрыклануы турында раслый.
Эчә торган су һәм сулый торган һаваның сыйфаты турында
- 2016 елда атмосфера һавасының сыйфатына контроль бер мониторинг ноктасында башкарылды, - дип ассызыклый Флюра Хәйруллимна. - Дәүләт кушуы буенча федераль бюджет сәламәтлек саклау филиалы тарафыннан ел саен 70 проба тикшерелә. Соңгы өч елда гигиена нормаларына туры килмәгән атмосфера һавасы пробасы теркәлмәде.
- Чистайлылар ни дәрәҗәдә сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин ителгәннәр?
- Бу мәсьәлә районда яшәүчеләрне борчый. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче эчә торган су белән тәэмин ителгән чистайлыларның өлеше 79,8 процент тәшкил итте, бу узган елдагы кебек үк. Шундый су белән барлык шәһәрлеләр дә файдалана, ә район авылларында яшәүчеләрнең бары 21,4 проценты гына.
Эчә торган суның сыйфаты таралу челтәрендә микробиологик күрсәткечләр буенча яхшырды һәм 5,8 процент (Татарстан буенча - 3,3 процент), санитар-химик күрсәткечләр буенча - 18,3 процент (10,8) тәшкил итә, болар авыл торак пунктларын да кертеп исәпләнә. Суның микробиологик һәм санитар-химик күрсәткечләргә туры килмәвенең төп проблемасы нидән гыйбарәт? Бирегә табигый характердагы факторлар (суның гомуми катылыгы һәм минерализация, тимернең күләме) керә, бу җир асты суларының табигый составы белән аңлатыла. Гомуми минерализация яисә тимернең артык күп булуы белән туры килмәгән эчә торган су белән тәэмин итү чыгынаклары суны йомшарту һәм тимердән чистарту җайланмалары белән җиһазландырылмаган. Шулай ук су үткәрү челтәрләренең һәм корылмаларының түбән санитар-техник торышы да йогынты ясый.
Кызганычка каршы, "Су белән тәэмин итү һәм су чыгару турында"гы Федераль законны гамәлгә ашыру эчә торган суның сыйфатын яхшырту буенча хәлне тамырдан үзгәртергә мөмкинлек бирмәде. Шуның белән бергә, безнең тикшерүләребез нәтиҗәләре буенча иң җитди хәл авыл җирлекләре объектларында килеп чыга - су чыганакларының су объектын эчү максатында куллануга санитар-эпидемиологик тикшеренү бәяләмәсе юк, анда санитар сак зонасы оештырылмаган, тотып алынмаган.
Су белән тәэмин итү торышын яхшырту максатында тиешле инстанцияләргә Михайловка, Каргалы, Иске Роман, Татар Сарсазы, Кызыл Яр, Каратаевка, Кече Талкыш, Фиков Колок, Александровка, Югары Кондрата, Мөслим, Нарат-Елга, Изгар, Татар Талкышы, Чытырче, Борнаш, Яуширмә, Иске Иванаево, Кубасс, Байтирәк, Данауровка, Луч авылларында эчә торган суның сыйфатын билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чараларны исәпкә алу өлешендә инвестицион программа эшләүгә яки төзәтмәләр кертүгә техник биремне үзгәртү максатында белдерү кәгазе җибәрелде. Программа расланды, аның үтәлеше безнең бүлек контролендә тора.
- Тиздән көннәр җылытыр дип өметләнәбез, анда инде коену чоры башлануга да озак вакыт калмый. Коенуны тыю белән хәл быел да кабатланырмы?
- Әйтергә кирәк, безнең район территориясендә коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Әмма җәйге чорда чистайлылар тарафыннан 15 коену урыны файдаланыла. Алар тиешенчә җиһазландырылмаган, аларның санитар-эпидемиологик тикшеренү бәяләмәләре юк. Шәһәр читендәге халык күпләп коена торган урыннарның торышы аеруча борчу тудыра. Су куллану иминлеген тәэмин итү максатында сулыкларда һәм коену урыннарында даими рәвештә микробиологик (ваба авыруын да исәпкә алып) һәм санитар-химик контроль алып барыла.
Су пробаларында санитар-күрсәтмә микроорганизмнарның торышы рөхсәт ителгән нормадан ике тапкырга артыграк! Коенырга теләүчеләрне, кызганыч, коенуны тыю турындагы язулар да, массакүләм мәгълүмат чараларында сулыкларда коенуны тыю турындагы даими рәвештә басылып чыга торган хәбәрләр дә куркытмый. Ә бит шуның белән бергә йогышлы авырулар барлыкка килү өчен шартлар булдырыла. Яр буе зонасы пычрануының сәбәбе булып шәһәрнең үзәк өлеше төзекләндерелүенең түбән дәрәҗәдә булуы, Берняжка елгасына чистартылмаган агымсуларны аварияле агызу, канализациянең яңгыр сулары һәм дренаж системасы булмавы, шәһәр янында көймә станциясенең урнашуы тора.
Сүз уңаенда, безнең газетабыз сайтында Флюра Хәйруллинаның аңлатмасында ВИЧ-инфекция, үпкә авыруы күрсәткечләре, территориаль бүлекнең башка эш юнәлешләре турында материалларны укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай су