Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм ярдәмләшү телендә сөйләшәбез»

Безнең шәһәрдә төрле халыклар дус-тату яшиләр. Һәрберсенең үз дине, традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар, аларга хөрмәт белән карыйлар.

Милли, дини бәйрәм­нәрне без бергә билгеләп үтәбез, дус яшибез, авыр минутларда ярдәм кулы сузабыз һәм уңайлы яшәү өчен шартлар булдыру буенча сөйләшүләр алып барабыз. Динара хезмәттәшлектә мөселман, христиан яшь­ләре, мөселман кызлары берлекләре һәм «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге мөһим роль уйныйлар. Алар үз эшен чагыштырмача күптән түгел генә башласалар да, бик күп файдалы, игелекле эшләр башкарырга өлгерделәр инде.
Ышаныч һәм үзара хөр­мәт атмосферасын саклау - рес­публиканың чәчәк атуында һәм иминлегендә төп шарт, аны тәэмин итүдә мөселманнар һәм христианнар аерым роль уйныйлар. Бергә алар зур эш башкаралар - аз керемлеләргә ярдәм итәләр, хәйрия ярминкәләре, акцияләр, мәдәни-агарту чаралары һәм яшьләр белән кисәтү әңгәмәләре оештыралар.
- Уртак проектларның берсе - шәһәргә кергәндә социаль баннерлар урнаштыру. Шуннан соң без сектага ничек эләкмәү, аны ничек белеп булуы, зыяны турында ролик төшердек. Безнең эшебезне ТР Президенты да бәяләде, - дип билгеләп үтте мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Радик Вафин. - Ай саен без фикер алышу клубы оештырабыз. Көнүзәк социаль теманы (иртә мөнәсәбәтләр, прививкалар, гаджетларның файдасы һәм зыяны) сайлыйбыз һәм аның буенча яшьләр белән фикер алышабыз. Ә экспертлар сыйфатында православие руханиларын чакырабыз.
Үсеп килүче буынны тәрбияләү, аларның аңына гаилә кыйммәтләрен салу буенча зур эшләр башкарып кына калмыйча, әлеге җәмәгать оешмалары аз керемлеләргә ярдәм итәләр, авыру кешеләрне дәвалауга акча җыю буенча хәйрия акцияләре үткәрәләр.
«Сезнең вак акчагыз гомерне саклап калачак», «Игелекле эшләр башкарып», «Язгы игелек атнасы» - боларның барысын да мөселманнар һәм христианнар чын күңелдән, кешеләрне милләте һәм дине буенча аермыйча башкаралар.
- Бездә социаль ашханә эшли, анда без көн саен 30лап кешене ашатабыз. Һәркемгә хөрмәт белән карыйбыз, - дип билгеләп үтте Радик Вафин. - Христианнар һәм мөселманнар арасында үзара дустанә мөнәсәбәт - хезмәттәшлек итүебезнең аерылгысыз бер өлеше. Җәмгыятькә файда китерергә телибез икән төрле юнәлешләрдә һәм бергә эшләргә кирәк. Безнең уртак бурычыбыз - яшьләрнең аңына моны сеңдерү һәм аларны дөрес юлга юнәлдерү, мохтаҗларга ярдәм итү.
Чистай һәм Түбән Кама епархиясенең «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге координаторы Светлана Рябова да шул ук фикердә.
- Христианнар һәм мө­сел­маннар арасында бердәм фикер бар, - дип билгеләп үтте Светлана Геннадьевна. - Барлык мәсьәләләрне хәл итеп була һәм алар бервакытта да игътибарсыз һәм ярдәмсез калмаячаклар. Безнең арада һәрвакыт килешүчәнлек һәм аңлашучанлык хөкем сөрә. Без бер телдә - мәр­хәмәтлелек, мәхәб­бәт, кайгыртучанлык һәм ярдәмләшү телендә сөйләшәбез. Эшләребез уртак, без аларны бүл­мибез. Барлык проблемаларны хәбәрләшеп хәл итәбез һәм уртак проектларны, чараларны тор­мышка ашырабыз. Без­нең һәрберебезнең бер-беребездән өйрәнерлек, үрнәк алырлык эшләребез бар. Күп балалы, аз керемле гаиләләр белән даими аралашкан кеше буларак, минем кичекмәстән хәл итүне таләп итүче бурычларым һәм проблемаларым бар, алар арасында - бала төшерү, эчкечелек.
- Берлекләр арасында фикер каршылыклары килеп чыгамы?
- Әйе, әмма алар барысы да фикер алышу клубы мәйданчыгында хәл ителә.
- Һәрвакыт без ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Һәрберебезнең үз юнәлеше бар, әмма без җәмгыятьнең иминлеге, кешеләрнең тормышын якты буяулар белән бизәү хакына эшлибез, - дип билгеләп үтте Радик Газинур улы.
Татарстанда милләт­ара һәм динара килешү­чәнлекнең һәм татулыкның тарихи нигезе бар һәм ул җәмгыятьтә татулыкны, үзара хөрмәтне саклау хакына җәмәгать оешмалары эше белән ныгытыла. Ә Чистайның христианнар һәм мөселманнар оешмалары эшчәнлеге бары бергә генә җирдә тынычлыкка һәм татулыкка ирешә алачагыбызны тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев