Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без – Чистай җиренең гади халкы

Шәһәр көне кысаларында "Чистай тамырлары" якташлыгының икенче утырышы булды.

Беренчесе узган ел үткәрелгән иде, анда 10 кешедән торган идарә сайланды. Идарә белән медицина фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университетының педагогия факультеты деканы Иван Клюшкин җитәкчелек итә. Чираттагы очрашуны ачып, ул зур канәгатьләнү белән барысының да йөрәк кушуы буенча кече ватаннарына кайтуын билгеләп үтте. Аларның кабат ягымлы таныш йөзләрне, үзләренең балалык, яшьлек чорына кайтасылары, яраткан шәһәрләрендәге зур үзгәрешләрне үз күзләре белән күрәселәре килгән. Шуңа да зур шатлык белән чакыруны кабул иткәннәр һәм менә Чистайда туып үскәннәр туган җирләре буйлап атлыйлар. Хәтта ерак араларда да кечкенәдән синең өчен кадерле булган бөтен нәрсә белән ныклы элемтә бар.
- Кабат безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт сезгә , - дип мөрәҗәгать итте мәдәни-ял итү комплексы залына җыелучыларга башлыкның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, ул аларны муниципаль район җитәкчелеге исеменнән сәламләде. -Без якташларыбыз белән горурландык һәм горурланабыз. Кайда гына булсалар да - Чистайның үзендәме, әллә аннан ерактамы, алар барыбер намуслы, тәртипле, кече ватаннарын чын күңелдән яратучылар булып калалар.
Профессорлар, фән докторлары, язучылар, сәясәтчеләр, - без барыбыз да Чистай җиренең гади кешеләре һәм шуңардан да мактаулырак исем юк. Бу көнне алар Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Казаннан һәм башка төбәкләрдән, шәһәрләрдән кайтканнар. Кунаклар арасында сәүдәгәр Челышевның туганы Юрий Челышев та бар иде. Идарә әгъзалары якташлары алдында башкарган эшләре турында җавап тоттылар. Башлангычы да, билгеле нәтиҗәләре дә бар инде. Беренче чиратта Чистайда туучыларның, шулай ук хезмәт һәм гражданлык эшчәнлеге шәһәр белән тыгыз бәйләнгән затларның иҗтимагый берләшмәсе уставы эшләнгән. Аның максаты якташларны координацияләүгә карый, ә бурычларының берсе булып үзара элемтәләрне ныгыту тора. Иван Клюшкин якташлык әгъзалары катнашында узган чаралар, бәйрәмнәр турында сөйләде.
"Гаяз Исхакый исемендәге Чис­тай якташлыгы" Казан иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Алсу Тарханова шәһәребездә туып үскән кешеләр белән элемтәне торгызу һәм камилләштерү юллары, кече ватанга мәхәббәт, аның башлангычларына хөрмәт белән карау турында сөйләде. Чистайда ТР язучылар союзы әгъзасы, шагыйрә Флера Тарханованың юбилей иҗат кичәсе зур уңыш белән узды. Гаяз Исхакый утары - музей фондын формалаштыруга, аның иҗат мирасын пропагандалауга зур өлеш кертә. Бу мөнәсәбәттә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган, аның сәхнәсендә Исхакый пьесалары буенча спектакльләр куела. Тагын бер әһәмиятле мизгел: районыбыз авылларына табиблар десантын оештыру традициягә әйләнә бара.
"Әнәс" мәчетенә нигез салучы Тәлгать Әхмәтҗанов игътибарын рухи әхлакый тәрбияләү аспектларына, спорт традицияләрен үстерүгә ясады. Узган ел "Әнәс" мәчетенең үзендә 126 никах укылган, ә шәһәр көнендә, 22 сентябрьдә биредә өч парга никах укыганнар. Тәлгать Әхмәтҗановның инициативасы һәм химая ярдәме белән быел күп еллар Чистайда имам-хатыйб булып хезмәт иткән, үз акчасына дини биналар төзеткән Мөхәммәтзакир Камалов исемендәге беренче укулар булды. Шулай ук Тәлгать Әнәс улының химая ярдәме белән ел саен мәчеттә спорт бәйрәмнәре уздырыла, үз футбол командасы оештырылган. Ул якташларны туган шәһәребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтергә чакырды. Иҗади шәхесләрнең берсе Лариса Кулибина зур мәхәббәт белән туган шәһәренә багышлап язылган лирик шигырен укыды.
Күңелле хәбәр: Мельников йортында якташлык идарәсе офисы өчен махсус бина бүлеп бирелгән. Бу көнне кунаклар Чистай буенча да экскурсия ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев