Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • "Без бердәмлегебез белән көчле"

    Хатын-кызның гаилә учагын саклаучы гына булуы турындагы фикер күптән бетте. Хәзер көчсез җенесләрнең хатын-кызныкы булмаган эш белән шөгыльләнүләренә берәүнең дә исе китми. Бүгенге чынбарлык хатын-кызны ир-атлар белән янәшәгә куйды. Хатын-кызлар эшләрне ир-атлардан ким башкармыйлар. Хатын-кызның сөйкемлелеге, көчлелеге үзенекен эшли һәм хатын-кызга ышаныч барыбер күбрәк.

    Ачык күңелле, аралашканда йомшак, шул ук вакытта җитди һәм кырыс, аның белән сөйләшкәндә ул шөгыльләнә торган эшнең никадәр авыр булуын күз алдына китерүе кыен. Фәния Мәхмүтова - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары.
    - Фәния Фәритовна, сез ничек тикшерүче булдыгыз?
    -Мин үзем Әлмәт шәһәреннән. Химия-технология институтын тәмамлаганнан соң юллама буенча Киров исемендәге фәнни-тикшеренү институтына эләктем. Анда биш елга якын инженер-технолог вазифасында каучук кушылмалары өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләндем. 1993 елда үзгәртеп кору чорында күп кешене кыскарттылар, шул исәптән мине дә. Милициягә кешеләр җыйганнарын белгәч, үземне сынап карарга булдым. Әңгәмә, Әлмәт шәһәренең тикшерү идарәсендә стажировка уздым һәм өч айдан соң беренче эшне алдым. Тикшерү бүлегендә эшли башлагач юридик белем кирәклеген аңладым. Чистай бүлегенә күчеп, белгечлек буенча институт тәмамладым.
    - Тикшерү бүлегендә сез 18 ел хезмәт иттегез. Тикшерү эшенең авырлыгы нәрсәдә?
    - Көн саен зыян күрүчеләрнең кайгысын һәм җинаятьчеләрнең оятсызлыгын, җәмгыятебездәге гаделсезлекне күрәсең. Минемчә, җиңел эш юк, билгеле, авырлыклар була, әмма хәл ителми торган мәсьәләләр юк. Беренче эшләремнең берсе - "сукыр рәссам эше". Әлмәт шәһәренең кизү частена ялган документлар ясау турында гариза керде. Кемдер бик оста итеп хезмәт кенәгәләрендәге язуларны төзәткән. Мәсәлән, кешене хезмәт законының 33 нче маддәсе буенча оешмадан эштән чыгарганнар, аны беркая да эшкә алмаганнар һәм әлеге оста кирәкмәсә язуларны бетереп яңаларын ясаган. Без шикләнүчеләр арасында сукыр диярлек, җирле рәссам, күрү буенча икенче группа инвалид эләккәч шаккаттык. Өен төнтегәндә күп санда линзалар, зурайтып күрсәткечләр, химикатлар, эреткечләр, мөһер оттис­калары таптык. Анарда тулы яшерен лаборатория иде. Химикатлар белән язуларны юкка чыгарып шуңа охшатып язып яңаларын ясаган.
    Өй тираны буенча катлаулы эш тә булды. Аның катлаулылыгы шунда ки, шаһитлар юк. Ул хатынын мәсхәрәләгән: кыйнаган, тәнен яндырган, бармакларын сындырган. Әлеге хатын-кыз барысыннан да баш тарта. Шаһитлар сыйфатында зыян күрүченең дуслары, алар бары аның тәнендәге яраларны һәм күгәргән урыннарны гына күргәннәр. Зыян күрүче белән әңгәмә вакытында мин аны сөйләштерә алдым, әмма ире белән кара-каршы очрашканда курыкты һәм биргән күрсәтмәләреннән баш тартты. Ә аның ире гаебен раслый алмыйлар дип ышана иде. Әмма мин раслау мәгълүматлары җыя алдым һәм суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.
    - Без полицейскийлар турындагы сериалларда кууларны, янауларны, куркытуларны күрәбез, ә чын тормышта ничек?
    - Турыдан-туры минем адреска куркытулар булмады, әмма шундый контингент белән еш эшләргә туры килә, аралашу үзе дә куркыта. Ун еллар элек кулга алынганнар белән эшләү бүлмәсендә, тикшерү изоляторында видеокамералар, шикле кешене милиция хезмәткәреннән аерып торучы рәшәткәләр юк иде. Бүлмәдә шикле кеше белән тикшерүче өстәл артында кара-каршы утыралар иде. Чистайда эшләү чорында миңа ике ир-атның сәламәтлегенә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эшен тикшерергә туры килде. Берничә тапкыр хөкем ителгән И. эш буенча гаепле иде. Тикшерүнең аның гаебен турыдан-туры раслаучы мәгълүматлар юк, бары тик зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләре генә, алар да җитәрлек түгел. Тикшерү барышында шикле кеше үзен бик тупас тотты һәм ачыктан-ачык миңа: "Раслый алмаячаксың!" - диде. Раслаучы мәгълүматларны бөртекләп җыеп, тикшерү экспериментлары уздырып, күршеләрен сораштырып безгә вакыйганы тәрәзәдән күргән шаһит хатын-кызны табу мөмкинлеге бирде. Ул куркып тормады һәм үзенең күрсәтмәләрен судта әйтәчәген белдерде. Җинаять эшен бетергәч, мин гаепле кешене аның белән танышу өчен чакырдым. Барысы да тоткарланучылар эшли торган бүлмәдә үтте, без анда ялгыз идек. Җинаять эшен укып ул бик дулкынланды, аны берничә тапкыр укып чыкты, ә мин көтеп утырдым. Кинәт әлеге ир-ат сикереп торды һәм калын җинаять эшен кисәкләргә ерта башлады. Изолятор хезмәткәрләре килеп җиткәнче аның гаебен күрсәткән дәлилләр вак кисәкләргә ертылып беткән иде. Бу шок хәлендә калдырды. Җинаять эшен ертып шикле кеше миңа кабат кешеләрне сораштырып барлык материалны җыярга, тикшерү чаралары уздырырга туры киләчәк дип уйлады, ягъни ул төп шаһитны куркыту өчен вакыт отачакмын дип өметләнде. Мин бөтен кәгазь кисәкләрен пакетка җыйдым, җитәкчелек белән киңәшеп, төне буе әлеге кисәкләрдән бит җыйдым, үтүкләп скотч белән ябыштырдым. Ул җаваплылыктан котыла алмады. Шәһәр суды тарафыннан 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
    - Бүген сез җаваплы пост билисез - тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары. Сез нинди эшләр башкарасыз?
    - Мин күзгә керенми торган шартларда кылынган җинаятьләрне ачуга курьерлык итәм. Аларны ачабыз, гаепләү нәтиҗәсе белән эшне судка җибәрсеннәр өчен тикшерүчеләргә тапшырабыз. Эш җиңел түгел. Игътибарлылык, төгәллек, ныклык һәм, билгеле инде, юридик нечкәлекләрне белүне таләп ителә. Бу минем эшемдә иң әһәмиятлесе.
    - Сезнеңчә, хатын-кызлар полициядә эшләргә тиешме?
    - Һөнәрләрне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүләргә кирәк түгел дип уйлыйм. Әгәр эш күңелеңә ошаган һәм син аны башкара аласың икән, димәк, син үз урыныңда. Аннан соң тикшерүче җинаять эше өстендә үзе генә түгел, аның белән бергә оператив хезмәткәрләр, экспертлар һәм полициянең башка бүлекчәләре вәкилләре эшли. Алар барысы бергә уртак эш башкара һәм үзләренең туп­ланган булулары, бер-берсенә ярдәм итүләре белән көчлеләр.
    Безнең тикшерү бүлегендә ир-атлар белән беррәттән өч хатын-кыз - юстиция капитаны Гөлсинә Төхвәтуллина, Наталья Якимова һәм юстиция лейтененты Зәринә Абдылдаева эшли. Мин тулы җаваплылык белән әлеге хатын-кызлар игътибарлы, җаваплы, ир-атларга караганда түземлерәк дип әйтә алам. Хатын-кызлар җинаятьнең асылына җентеклерәк төшенәләр һәм алар аеруча максатчаннар.
    Форсаттан файдаланып, бүлекнең шәхси составын һөнәри бәйрәмебез - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Иминлек, исәнлек, гаделлек һәм хезмәтләрендә уңышлар телим.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: