Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без балаларны игътибарсыз калдыра алмадык»

Балаларны яклау көнендә Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләргә кунакка Николай Бочкарев килде.

Бәйрәм уңаеннан ул малайларга һәм кызларга Чистай районының Мактаулы гражданины, өченче-бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, танылган иганәче Виктор Смыковтан бүләкләр алып килде.

– Шушы бәйрәм көнендә без балаларны игътибарсыз калдыра алмадык. Балалар йорты белән безне күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Виктор Васильевич, Дәүләт Советы депутаты буларак, биредә еш була, тәрбияләнүчеләр һәм коллектив белән очраша, ярдәм күрсәтә. Бу күркәм гадәткә әверелде. Без барлык балаларны да бәйрәм белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм яхшы кәеф телибез! – диде депутат ярдәмчесе Николай Бочкарев.

Һәр балага тәм-томнар белән пакетлар, ә һәр бүлмәгә – дистанцион уку өчен гаджетлар комплекты алып килгәннәр. Шулай ук балалар йортына контактсыз термометр бүләк иттеләр. Бүләкләр санитар нормаларны катгый үтәп тапшырылды. Балалар йорты директоры һәм берничә тәрбияләнүче Николай Афанасьевич белән урамда, имин арада аралаштылар. Безгә барлык бүләкләр дә балалар кулына эләккәнче дезинфекцияләнәчәк, дип аңлаттылар.

– Без Виктор Васильевичка даими ярдәме һәм булышлык күрсәткәне өчен бик рәхмәтлебез. Ул һәрвакыт безнең балаларны искиткеч бүләкләр белән сөендерә, бүген без кирәкле җайланмалар алдык. Кызганычка каршы, без хәзер үзебездә кунаклар кабул итә алмыйбыз, чөнки ябык режимда эшлибез, ләкин хәл яхшыргач, дусларыбызны кунакка көтәбез, – диде балалар йорты директоры Елена Вәлиева.

Балалар йорты коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында ябык режимда эшли. Барлык 26 тәрбияләнүче дә шунда яши, учреждение ишегалдына уйнарга чыгалар, ә хезмәткәрләр билгеләнгән график буенча эшлиләр.

– Үзизоляция вакытында без күңелсезләнмибез: спорт белән шөгыльләнәбез, безнең өчен дискотекалар, төрле чаралар үткәрәләр. Виктор Васильевичка бүләкләр өчен рәхмәт әйтәсе килә, без аларга шат, – диләр балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

Кунакны тәрәзәдән сәлам ләгән балалар барысы бергә «рәхмәт» дип кычкырдылар. Николай Афанасьевич малайларга һәм кызларга җавап итеп кул болгады һәм Балаларны яклау көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X