Кайбер балалар мәктәп яны лагерьларында ял итәләр инде, ә кемдер шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында смена башланганын түземсезлек белән көтә.
2нче гимназиянең 120 укучысы хәзерге вакытта үзләренең «Батыр» мәктәп яны лагеренда ял итә.
- Төрле яшьтәге балалар бар, әмма аларның күбесе - башлангыч звенода укучылар, - ди лагерь начальнигы Вера Першина. - Бездә барлыгы 4 отряд. Көн саен конкурслар, викториналар, спорт ярышлары үткәрелә. Иң мөһиме, балаларга ошый.
Моны балалар үзләре дә расладылар.
- Биредә бик күңелле! - ди Адел. - Экскурсияләр, бәйрәмнәр, бассейн... Дусларының сүзләрен Артемий белән Матвей да җөпләделәр. Сүз уңаенда, аларның отрядын мин Балалар һәм яшьләр иҗат йортында очраттым, биредә хуҗалар балалар өчен музыкаль конкурс әзерләгәннәр.
Бүген - «Кояшкай»га, 11 июньдә - «Яшьтәш»кә балалар урнашачак. Беренчесендә 240 яшь чистайлы ял итәчәк, ә өч смена тәмамланганнан соң, аның территориясендә волонтерлар өчен чатыр лагере ачылачак. Тырыш хезмәттән соң аларга да ял итәргә кирәк! Алар моңа лаек!
«Яшьтәш» шәһәр яны сәламәтләндерү лагере биш смена дәвамында 350 баланы кабул итәчәк. Сүз уңаенда, шуларның берсе студентлар хәрәкәте активистларына багышланган.
- Һәр лагерь өчен балаларның үзкамилләшүе, физик, психик, рухи сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар булдыруга юнәлгән программалар эшләнде, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова. - Юлламалар сату, әйтергә кирәк, ел башыннан башланды. Ата-аналар аларны сатып алуны алдан кайгырталар.
Кыскасы, лагерьларга реклама кирәк түгел, күпчелек малайлар һәм кызлар яратып өлгергән урыннарга, гүзәл табигать кочагына кабат барырга ашкынып торалар. Юлламаның тулы бәясеннән ата-аналар кертеме зур булмаган процентны тәшкил итә. Шәһәр яны лагеренда баланың 21 көн ял итүе - 3,5 мең сумга, 18 көн 3 мең сумга төшәчәк.
Лагерьларга юлламалар калмады инде, әмма ел әйләнәсендә яшь чистайлыларның аерым категориясе өчен республика лагерьларында һәм санаторийләрендә бушлай ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт министрлыгы линиясе буенча сәламәтләндерү учреждениеләренә («Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексына, «Жемчужина»га, «Надежда» лагерена һәм башкаларга) билгеле санда бушлай юлламалар:
*балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә профилактик исәптә торучы балаларга һәм яшүсмерләргә;
*үзләрен карарга сәләтле инвалид балаларга;
*социаль куркыныч хәлдә торган гаиләләрдәге балаларга;
*ай саен бирелә торган акчалата пособие алучы аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүлеп бирелә.
Балалар сәламәтләндерү учреждениеләренә елына ике тапкыр чират тәртибендә җибәрелә. Әлеге сораулар буенча Яшьләр үзәгенә (Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 32-а, 14нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә мәгълүмат 4-12-48 телефоны буенча.
Балаларның ялын оештыру, сәламәтләндерү мәсьәләләре үз актуальлеген югалтмый. Бер яктан - актив, эчтәлекле ял, уңай тәэсирләр киеренке укудан соң көч, энергия тупларга ярдәм итәләр. Икенче яктан - малайлар һәм кызлар караучысыз калмыйлар, мәшгуль булалар. Яңа тәэсирләр, күңелле кичерешләр дулкыны аларны үзенә алып кереп китә, урамда маҗара эзләп йөрергә вакыт та калмый, ә бит еш кына ул балаларның үзләре өчен куркыныч, ә ата-аналар өчен баш авыртуы. Күңелле яллар, кояшлы, матур җәйләр! Барысы да алда әле!
Гөлнур САДЫЙКОВА
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев