Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берәүләр өчен проблема бар, башкаларга ул күренми…

Күптән түгел безнең газета редакциясенә Студенческая урамындагы 21нче номерлы йортта яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Үзенең хатында ул күп катлы йортта яшәүчеләргә кышны каршыларга комачаулаучы күп кенә проблемаларга күрсәтте. Аның үтенече буенча, без шикаятьне газетада бастырып чыгардык, идарәче компаниядән җавап алдык. Кызганыч, ике якның фикере төрле булып чыкты.

Мәкалә чыкканнан соң хатын-кыз янына торак-эксплуа­тация идарәсе хезмәткәрләре килгәннәр. Алар подъездга керә торган металл ишекне төзәткәннәр, төгәлрәге – домофон магнитын беркеткәннәр. Исегезгә төшерәбез, элек ишек һәрвакыт ачык торган, шуның аркасында подъезд буйлап җил йөргән, диварлар туңган. Икенче ишек тә ремонтланган. Барысы да яхшы булыр иде, әмма чистайлының җавап хаты чираттагы сорауны уятты.

Бу проблеманы читләтеп үтмәгәнегез өчен рәхмәт. Домофонга магнит урнаштырудан һәм икенче ишекне төзекләндерүдән кала, алар башка берни дә эшләмәделәр. Шуның өстенә, подъезд ишекләрен җылыту аларның вәкаләтләренә кермәвен билгеләп үттеләр, – дип яза хатын-кыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йортта яшәүченең үтенече магнит урнаштыру белән генә чикләнмәде. Аның сүзләренә караганда, лоджияләрдәге ярык­лар аркасында фасадның штукатур-бизәкләү катламы да җимерелгән. Подъезддагы диварлар да начар хәлдә, ремонт булмау сәбәпле, алар тау­шалган һәм пычрак, баскыч мәйданчыкларында ут юк. Якын-тирә территория чабылмаган үлән белән капланган.

Идарәче компаниядә подъезд ишекләре канәгатьләнерлек хәлдә, подъездда яктырту төзек, йорт яны территориясендә үлән чабылган дип ышандыралар. Ә подъездларга агымдагы ремонт милекчеләрнең гомуми җыелышы карары яки йорт советы рәисеннән гариза нигезендә үткәрелә.

Димәк, мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән булып чыга. Яшәүчеләр канәгать түгел, ә идарәче компаниядә кискен проблемалар юк дип җавап бирәләр. Шуңа күрә без торак инспекциясенә күп катлы йортларда яшәүчеләрнең, теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен, закон буенча нинди чаралар күрә алуын аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттек.

Подъездда ремонт ясалсын өчен, торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, милекчеләрнең гомуми җыелышыннан башка гына да эш итәргә мөмкин. Подъездларны ремонтлау бинаның классификациясенә һәм физик таушалуына карап, 5 яки 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Идарәче компания подъездның хәзерге торышын исәпкә алырга тиеш, шуннан соң ремонт кирәклеге турында карар кабул ителә. Хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча, күп фатирлы йортта фатир милекчеләре карары буенча эшләр ешрак та башкарыла ала. Бу законда каралган, – ди Чис­тай зона торак инспекциясе башлыгы Ирина Иванова.

Йортның торышына бәйле башка проблемалар буенча, Ирина Аркадьевна йортта яшәүчеләр, беренче чиратта, идарәче компаниягә гариза язарга тиешләр дип билгеләп үтте. Әгәр җавап аларны канәгатьләндермәсә, җитәкче исеменә гариза белән торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кызганыч, быел, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, без эпидемиологик хәл аркасында, тикшерүгә чыга алмыйбыз. Мөрәҗәгатьтә гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерү фактлары чагылган очракта гына тикшерү үткәрелергә мөмкин. Болар барысы да прокуратура органнары белән килештерелә. Язмача мөрәҗәгатькә фотоматериаллар, идарәче компаниягә мөрәҗәгать һәм аларның җавапларын теркәргә кирәк, – дип йомгак ясады Ирина Иванова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев