Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бергәләшеп кагыйдә бозуларны киметергә була

    Тормыш үзе административ комиссиянең эше нәтиҗәле булуга этәрә, чөнки тышкы төзекләндерү, шәһәр һәм район территориясендә чисталык һәм тәртип саклауны беркем дә кире какмады әле.

    -Комиссия эше кисәтү түгел, ә репрессив характерда булырга тиеш, - дип саный аның сәркатибе Константин Иванов. - Әлбәттә, тикшереп тормыйча барысына да штраф салырга була, әмма, иң мөһиме, кешеләргә шәһәрдә һәм районда тәртип сакланырга тиеш дигән факт­ны җиткерергә кирәк. Комиссия әгъзалары үз эшләрендә шуңа таяналар.
    Узган елның соңгы кварталында 132 беркетмә төзелгән, шуларның 120се полиция участковыйлары, ә калганнары экология хезмәте тарафыннан. Кагыйдә бозучылар һәрвакыт булачак, әмма административ комиссия кисәтү эшләре алып барып, һәрбер мәсьәләне бергәләшеп тикшереп, кагыйдә бозуларны минимумга җиткерер өчен булдырылган.
    Административ хокук бозу беркетмәләрен карагач, аларның барысы да бер типта булуын аңлыйсың. Шулай, Чистай Выселкасы авылында яшәүче Я. үз йорты янына ук юынтык су түккән. Шул ук авылда яшәүчеләр К. һәм Ф. шулай ук эшләгәннәр. Чистайлы А. урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозып, югары базарда чыршы һәм наратлар саткан. Гр.А. сәгать заводы базарында наратлар саткан, шулай ук кагыйдә бозган. Гр.Е. Кызыл Яр авылында тиешсез җирдә балык сатып урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозган. Сүз уңаенда, ул административ җәзага берничә тапкыр тартылган, шуңа күрә аның штраф күләме дә зур. Кама Аланында яшәүче Д. шул ук кагыйдәне бозган, әмма беренче тапкыр һәм аз суммадагы штраф алган.
    Сүз уңаенда, админис­тратив комиссия эше полиция участковыйлары һәм экология хезмәте беркетмәләреннән генә тормый. Комиссия әгъзалары шәһәрдә һәм районда узучы даими рейдларда катнашалар. Алар эшләренең рәхмәтсез булуын аңлыйлар, чөнки штраф салынучы гражданнардан кайвакыт дорфа сүзләр ишетергә туры килә, әмма эш эш инде ул. Вазифаларына карамастан, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов җитәкчелегендә комиссия әгъзалары шәһәр һәм район өчен мөһим эш эшлиләр, аны чис­талыкта һәм тәртиптә тоталар.
    Штрафлар суммасы 500 сумнан 1 миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма көн үзәгендә штрафлардан курку түгел, ә куелган кагыйдәләрне һәм тәртип саклауны үтәү. Шул очракта гына гражданнар кагыйдәләрне бозганга караганда, үтәве яхшырак икәнен аңлаячаклар.
    Сүз уңаенда, беркетмәләр төзелгән кешеләрнең барысына да акчалата штраф түләргә туры килми. Полиция учас­ковые беркетмә төзегәннән соң кешеләрнең үз йортлары территорияләрендә, шәһәр урамнарында, районның торак пунктларында тәртип урнаштыру очраклары еш була. Шул очракларда комиссия кешеләргә штраф түгел, ә бары тик кисәтү генә ясарга дигән карар чыгара. Әгәр кагыйдә бозу кабатланса, территориядә яшәүче кеше икеләтә күләмдә штраф түләячәк. Әгәр кеше административ комиссия карары белән килешми икән, аны судта карарга җибәрергә хокукы бар икәнен билгеләп үтәсе килә. Барысы да закон буенча, шулай булырга да тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: