Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бергә булырга тырышабыз”

Александр Ионов - ачык, киң күңелле һәм, һичшиксез, иҗади сәләтле кеше.

Әлеге останың уйлап табулар тупланмасы иксез-чиксез, аның эшләре чын мәгънәсендә уникаль, сезнең белән безне гаҗәпләндерергә сәләтле. Коры ботаклар, ботаклы-чатаклы агачлар оста куллар ярдәмендә менә дигән сәнгать әсәрләренә әвереләләр, алар теләсә нинди фатирның дизайнын уңышлы тулыландыра алалар. Ул үзе аларны өч төргә бүлә: диварга эленә, өстәлгә куела торганнар, функциональ. Төп материал артыннан якындагы урманга барып кайту да җитә, табигать юмарт, ә аның бүләген җиренә җиткереп эшләү оста эше. Аның көче белән 700гә якын эш башкарылган, аларның һәрберсе Александр Николаевич өчен үзенчә кадерле. Ул заказга бары ике-өч әйбер генә ясаган, әмма шундый сораулар еш керә. Александр Ионов сүзләренә караганда, теләсә нинди шөгыль күңелсез уйлардан арынырга, бераз вакытка гына авыру турында онытырга, көнлек мәшәкатьләрдән котылырга ярдәм итә. Ә үзе ясаган әйберләрне бик теләп дусларына бүләк итә ул. Александр Николаевич үзен иҗат кешесе дип санамый, ә менә аның матур эшләрен күргән кешеләр алай уйламыйлар.
2008 елда Александр Николаевич халыкара "Филантроп" конкурсында уңышлы катнашкан, "Рәсем сәнгате" һәм "Автор прозасы" номинацияләрендә билгеләп үтелгән. Әдәби иҗат аның тагын бер җитди мавыгуы. Күп кенә хикәяләре үзенең уңай, якты күңелле аерылып тора, эчтәлеге, кайберләре басма матбугатта басылып та чыккан. Хәзерге вакытта ул үз туганнары турындагы повесть өстендә эшли, гомумән, ул һәрвакытта да мемуарлар язарга хыялланган. Аның фикеренчә, һәр кеше үз нәселен, үз тамырларын белергә тиеш. Аның берничә әсәре татар теленә дә тәрҗемә ителгән.
Александр Ионов фотоколлаж белән дә шөгыльләнә, сүз уңаенда, ул компьютер технологияләреннән файдаланмый, барысын да кулдан эшли, бик матур килеп чыга.
-Чыннан да, ул сәләтле. Шуның өстенә сизгер күңелле, ачык, ягымлы кеше, - дип сөйли шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова. - Ул бервакытта да ярдәмнән баш тартмый, аның белән эшләве җиңел, бик ышанычлы кеше. Александр Николаевич идарә составына керә, биредә инвалидлар җәмгыяте эшчәнлегенең төрле юнәлешенә кагылган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Болар - әдәби иҗат һәм төрле ярышларда катнашу, клуб эше. Үзе актив кеше буларак, ул башкаларда да шул ук сыйфатларны яклый.
-Миңа күпчелек инвалидларның боегып утырмаулары ошый, - дип сөйли Александр Николаевич. - Биредә җәмгыять каршында алар өчен мәнфәгатьләр буенча клуб­лар, түгәрәкләр оештырылган, биредә алар күңелләренә ошаган шөгыльне табалар. Шуның өстенә үзеңне күрсәтү өчен дә менә дигән мөмкинлек бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип саналучылар арасында да сәләтлеләр бик күп икән. Үз эчеңә бикләнмәскә, ә мөмкинлегеңә карап тулы көчеңә үз сәләтеңне күрсәтергә кирәк.
Без бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез, бергә булырга тырышабыз. Уртак күңел ачуга үз өлешеңне кертү, уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнашу миңа да бик ошый. Физик кимчелекләрең булуга да карамастан, яшәргә һәм яшәргә кирәк.
Әлеге принцип инвалидларның шәһәр җәмгыяте әгъзаларының тормыш девизына әверелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев